Авыл тарихи-туган якны өйрәнү музеенда һәр экспонатны тотып карарга мөмкин

12.01.2018 11:42 | Җәмгыять Принтерга

Авыл тарихи-туган якны өйрәнү музеенда һәр экспонатны тотып карарга мөмкин
Тәтеш районы Келәш авылы җирлек китапханәчесе Гөлчәчәк Галимова "Музей һәм балалар" атналыгы кысаларында китапханә каршында эшләүче музейга экскурсия үткәрде. 
Күпчелек музейлардан аермалы буларак, монда һәр экспонатны тотып карарга мөмкин, ә бу балаларга бик ошый. Китапханәче авыл тарихы белән таныштырды, балалар стендлардан әти-әниләре, әби-бабайларының фотоларын эзләп таптылар, белмәгән сорауларына җаваплар алдылар.
 
Балаларның тарих белән кызыксынулары шатландыра, үткәннәрне белмәгәннең киләчәге юк диләр бит.


фото http://tetushi.tatarstan.ru/ сайтыннан алынды


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Фикереңне яз


Робот түгелдерсез бит?
Яңарту