Льяшлеләр хыялларның чынга ашуын күрсәттеләр.

12.01.2018 12:46 | Җәмгыять Принтерга

Льяшлеләр хыялларның чынга ашуын күрсәттеләр.
Тәтеш районы Монастырский авыл җирлегендә яшәүчеләрдә Льяшнең үзешчән сәнгатьтә катнашучылары кунакта булдылар.
“Шушы кышкы көннәрдә хыяллар чынга ашсын иде” дигән теат­ральләштерелгән тамаша башланыр алдыннан тамашачылар кабул итүче як тарафыннан әзерләнгән төрледән-төрле һәм, бер караганда, иң гадәти материаллардан осталык белән ясалган искиткеч иҗат күргәзмәсен карадылар. 
 
Синтепоннан эшләнгән курчак әби, бабай тату гаилә булып җыелган, аларның йөзләрендә шулкадәрле киң күңеллелек, әйтерсең лә алар эскәмиядән торырга һәм кунакка чакырырга әзер.
Кирәксез иске шешәләр “Оста куллар” түгәрәгенә йөрүчеләрнең декупаж техникасы белән үзләренә үткәрелгән “төзәтмәләрдән” соң затлы вазаларга әверелгәннәр, “Берегиня” клубы уңганнарының үреп ясаган розалары аңарда бик матур булып күренә. Атлас тасмалардан тегелгән ал мәкләр тере чәчәкләрдәй балкыйлар, аларның тулып торган гөлләрендәге менә-менә төшәм дип торган таҗларын тотып каласы килә, ә нәзберек умырзаялар (квиллинг) язгы хисләрне уята.
 
Һәм шунда ук сәйләннән үрелгән көзге каен да гаҗәеп матурлык тудыра, киң ябалдашлы алмагач төбеннән җитез керпе өлгергән җимеш­ләрне җыя.
 
Тәкъдим ителгән эшләрнең исәбен санап бетереп булмыйдыр, мөгаен, бу мөһим дә түгел, иң әһәмиятлесе – аларның һәркайсын берәмтекләп карыйсы һәм якташларның сәнгатеннән ихлас рәхәтлек аласы килде.
 
Монастырлылар берьюлы өч – иттән, балыктан һәм камыр ризыкларыннан табын корып, аш-су осталыгы белән дә гаҗәпләндерә алдылар.
 
“Очрашулар чиратының бу инде бишенчесе, әмма мондый халык иҗаты күргәзмәсен беренче тапкыр күрәбез”, – диделәр соклануларын белдергән шәһәрлеләр.
 
Ә мәдәният йортының зур булмаган уңайлы залына бизәлгән купшы нарат, яңа ел уенчыклары һәм андагы җылылык бәйрәм төсмере тудырды, кышкы тылсымлы әкияткә чакырды.
 
Бер караганда, аның күренеше гади: явыз үги ана (Елена Павлова), сөек­ле кыз Фекла (Ирина Трофимова), үги балалар Аленушка һәм Иванушка (Алинә Шәрәфиева, Ильмир Хәнҗәров). Аларның тормыш борылышына чегән кызы Аза, таң калыр­лык матур йөзек һәм бөек могҗиза – Мәхәббәт – мәшәкатьләр алып киләләр. 
 
Ә төп геройларның маҗараларын аралаштырып, льяшлеләр үзләренең сәләтләрен күрсәтә һәм кунакларны җырлары, биюләре, шигырьләре, көлдергечләре белән сөендерә алдылар. “Рус моңнары” вокал ансамбле хатын-кызлары туып-үскән җирләренең киңлекләренә булган яратуларын җиткерделәр. Тумышы белән Ямбактыдан булган Светлана Пантюхинаның туган ягы турында җылы итеп язылган  “Мин – россия­ле” дигән шигырен Лилия Седугина горурланып сөйләде.
 
Галина Курмышкина башкарган “Карт өрәңге” җыры күңелле яшьлек елларына алып кайтты, һәм өлкән буын таныш көйне рәхәтләнеп күтәреп алды. “Чәчәк” вокал төркеменең халык көйләреннән тезмәсе һәм чуаш биюе шулай ук беркемне дә битараф калдырмады. Светлана Новикова һәм Льяш җирлеге башлыгы Ирина Тихонова заманча ритмнар белән залны “ялкынландырып” җибәрделәр. Мәдәният йорты директоры Гөлнара Шәрәфиева җитәкчелегендәге “Сандугачкай” вокал ансамбленең чыгышы бәйрәмнең бизәге булды. Күк йөзедәй зәңгәрсу күлмәкләр кигән (сүз уңаенда, аны “Маяк” ҖЧҖ җитәкчесе Алексей Ахтонов бүләк иткән) гади авыл хатын-кызлары безнең йөрәкләрне үзләренең ихласлылыклары һәм ягымлылык­лары белән яулап алдылар.
 
Зал тулы тамашачы чираттагы тапкыр тылсым барлыгына инанды. Яхшылыкның явызлыкны җиңүенә, гаделлекнең тантана итүенә һәм фидакарь хезмәт куйган һәркемнең бәхетле булырга, яратылырга тулы хокукы барлыгына барысы да ышандылар. Ә бәйрәмгә килгән сала халкы, кунаклар намуслы һәм тырышып эшлиләр, димәк, агымдагы елда да, чегән кызы-әкиятче юраганча, сәламәт, бәхетле һәм җитеш булачак­лар.


Галина ТАҖЕТДИНОВА (автор фотосы)


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Фикереңне яз


Робот түгелдерсез бит?
Яңарту