Аралар суынмасын

12.01.2018 13:54 | Редакция почтасыннан Принтерга

Аралар суынмасын
Көтеп алган бәйрәмнәр дә узып китте.
Яңа елның беренче аен вак­лыйбыз, һәм яраткан гәҗитебез белән бергә калган, аңардан аерылмаган укучыларыбызга үзебезнең ихтирам хисләрен ирештерәсе килә.
 
Әйтергә кирәк, “Нур” агрофирмасы” ҖЧҖ җитәкчесе Радик Нургалиев авылдашлары, хуҗалык эшчәннәре район яңалык­ларын, анда барган матур үзгәреш­ләрне белеп торсыннар өчен тырыша. Матур гадәт буенча, ул хуҗалык эшчәннәренә хезмәт хакы хисабына “Тәтеш таңнары”н яздырды. Әлеге игелекле гамәле белән  аларның күңелләрен сөендерде, көндәлек тормышларына рух күтәренкелеге өстәде. Чөнки район гәҗите битләрендә бастырылган тырыш, уңган терлекчеләрнең, игенчеләрнең хез­мәтен, Тәтештә һәм авыллардагы төзекләндерү эшләрен һәркемнең белеп торасы киләдер, мөгаен.
 
Шуңа күрә без, район гәҗите хезмәткәрләре, аңа аерым хөрмәтебезне белдерәбез. Бу хакта сүз чыккач, Зур Әтрәч почта элемтәсе бүлеге начальнигы Зөһрә Мөхәммәтуллина белән хат ташучы Мөнирә Вәлиева болай диделәр:  “Подписка вакыты җиткәч, хуҗалык җитәкчесе Радик Галимҗан улы һәрвакыт ярдәм кулы суза. Бу безнең өчен бик тә әһәмиятле. Аңлаганы, киң күңеле өчен аңа бары изге теләкләрне генә җиткерәбез. Авылдашлар да “Тәтеш таңнары”ннан аерылмасыннар, район яңалыкларын игътибардан читтә калдырмасыннар иде”.
 
Барыбызны да сөендергән гәҗит укучыларга, игелек­ле җитәкче Радик Нургалиевка йөрәк түреннән чыккан ихлас теләкләрне җиткерәсе килә һәм эшләрендә уңышларга ирешеп, сәламәтлек, гаилә бәхетендә яшәргә насыйп булсын.


Сания СӘМИГУЛЛИНА, фото газета архивыннан


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Шушыңа охшаш язмалар: « Һәрчак бергәләп...

Фикереңне яз


Робот түгелдерсез бит?
Яңарту