Уңышка ирешеп

02.03.2018 11:09 | Җәмгыять Принтерга

Уңышка ирешеп
Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумында укучылар өчен ел башы вакыйгаларга бай булды, без дә игътибардан читтә кала алмадык.
Безгә, олыларга, мавык­тыр­гыч һәм күпкырлы студент тормышына “чуму” бәхете еш тәтеми, шуңа күрә мондый мөмкинлек килеп чыкса, аңардан, һичшиксез, файдаланабыз.
 
“Күз тидермәс өчен”
Уку йорты коридорында бушлык – дәресләр бара. Әмма директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары, педагог-психолог Елена Шумилова мине көтеп тора иде инде. Берникадәр вакыттан безнең әңгәмәгә Россиядә Ирек­леләр һәм волонтерлар елына багыш­ланган Кышкы иреклеләр мәктәбе чарасында катнашучылар да кушылды.
 
“Идел” яшьләр үзәге базасында халыкара, Россия һәм республика дәрәҗә­сендәге экспертлар яшь­ләр белән бергә алты көн дәвамында кискен социаль мәсьәләләрне һәм аларны чишү юлларын карадылар. “Минутлап язылган прог­рамма ошады. Сәламәтлеге буенча мөмкинлеге чикле спикер Ләйсән Зарипова, “Көмеш волонтерлар” вәкилләренең чыгышлары сокландырды”, – диләр егет-кызлар, рухланып.
 
Андрей Малкин, Екатерина Юркова, Виктория Цыганова, Анжела Михеева һәм Анастасия Филиппова үткәрелгән чаралардан бәяләп бетергесез тәҗрибә алып кайтканнар, аны инде гамәлдә дә уңышлы гына кулланганнар – Гашыйклар көнендә студентлар өчен бәйрәм оештырганнар.  Башка зур теләкләре дә бар, ләкин “күз тидермәс” өчен, яшьләрнең бу хакта бик белгертәселәре килми.
 
Екатерина – югары уку йорты студенты
Без Екатерина Воробьева турында гәҗит битләрендә берничә тапкыр яздык инде. Әлеге нәфис, әмма үзенә ышанган кыз яңадан-яңа үрләр яулый. Ул   “Ел казанышы” респуб­лика бәй­гесенең “Ел студенты” гран-приенда ТР урта һөнәри белем бирү оешмалары студентларының иң яхшы биш­легенә керде.
 
“Читтән торып катнашуның беренче этабына 510 гариза җибәрелгән иде, аның нәтиҗәләре буенча 12 кешене сайлап алдылар. Үзең катнашындагысы Казан педагогия көллиятендә узды. Биредә иҗат, спорт, фән, иҗтимагый эшчәнлегең турында сөйләү зарури иде. Көндәшләр көчле булганлыктан, дулкынландым. Ләкин ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима безгә әйткәнчә: “Әлеге сәхнәдә басып торуыбыз гына да – ул инде җиңү”, – дип сөйләде Екатерина.
 
Шулай ук ул бәйге нәти­җәлә­ре буенча Казан ин­нова­цион университетның дәүләт һәм муниципаль факультетына кабул ителгән.  
 
“Бердәмлек” жюрины сокландырды
Ирина Яковенко шушы көннәрдә генә диярлек Минзәләдә булып үткән “Сугыш дәһшәтенә игътибар итеп” шигырь укучылар республика бәйгесеннән кайтты. Ул “Башкару үзенчәлеге өчен” номинация­сендә җиңүче Дипломы белән бүләкләнгән. Яшь кыз жюри хөкеменә Муса Җәлилнең татар һәм рус телләрендәге “Бердәмлек” шигырен тәкъдим иткән. “Өч төрдә сайладык, әмма әлеге әсәргә тукталырга булдык, чөнки аның темасы бүген дә көнүзәк – ул Россия белән Украина арасындагы мөнәсәбәтләр. Педагоглар Елена Шумилова, Татьяна Иванова, Рау­шания Хәмидуллина әзерләнергә ярдәм иттеләр”, – дип уртак­лашты Ирина.
 
Баскетбол өметләре
Студентлар белән аралашканнан соң, тренерлар Руслан Таҗиев һәм Алексей Тихоновны эзләп киттем. Алар ярдәмендә ике команда – ир-егетләр һәм хатын-­кызлар – соңгы биш елда ирешелмәгән нәтиҗәне яулады: һөнәри белем бирү оешмаларында укучылар Спартакиадасының  баскет­бол буенча финал ярышларында өченче урынны алды. “Зона ярышларында даими катнашабыз, әмма кызлар командасы, мисалга, финалга беренче тапкыр чыкты. Максатчан әзерләндек, иң яхшыларын сайладык. Техникумда директор кубогына баскетбол буенча ярышларның даими үткәрелүе дә яхшы нәтиҗәләргә йогынты ясады. Хәзер Студентлар бас­кетбол лигасында катнашырга әзерләнәбез”, – дип сөйләде Руслан Таҗиев.
“Арчадан килгән көндәшләр иң көчлеләре булдылар. Тренерларыбызның өйрә­түләре һәм күрсәтүләре ярдәмендә җиңүчеләр исәбенә эләктек. Киләчәктә дә ярышларда катнашырга телибез”, – диде кызлар командасы вәкиле Алинә Вилданова.
 
Техникумдагы тынлыкны кыңгырау тавышы өзде. Коридор сту­дентларның шау-гөр килүенә һәм шат авазларына күмелде, аларның һәркайсының уңышка ирешергә көче җитә, иң мөһиме – үз өстеңдә эшләргә кирәк. Ә уку йортындагы тәҗрибәле остаз­лар һәрвакытта яр­дәм итә­чәкләр һәм хуплая­чаклар. 


Елена КАЛАШНИКОВА (автор фотосы)


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Фикереңне яз


Робот түгелдерсез бит?
Яңарту