“Язгы игелек атнасы”

13.03.2018 15:47 | Җәмгыять Принтерга

“Язгы игелек атнасы”
Бүген Түбән Тархан авылы мәдәният хезмәткәрләре мәктәп балалары өчен “Язгы игелек атнасы” акциясе  кысаларында “Сак булыгыз, зарарлы гадәтләр!” исемле уйланулар сәгате үткәрделәр. 
Чара барышында тормыштагы гадәти гадәтләрнең кеше организымына зур һәм начар йогынты ясавы, мәсәлән, китапны яткан килеш укырга ярамавы, озак сагыз чәйнәүнең тәэсире, хәмер һәм тәмәкенең көчле йогынтысы турында әңгәмә барды.
 
Соңыннан укучылар үзләренең иптәшләрәренә, сыйныфташларына, ата-аналарына исәнлек теләп, матур һәм җылы хисләрен белдереп хат яздылар.
 
Исәнлек бит ул, иң кыйммәтле һәм мөһим нәрсә. Ә исән буласыңмы син юкмы, тик синең үзеңнән генә тора. Бездән барча кешеләргә теләк шул: ”Тормыш шундый матур! Саклагыз аны!”.


фото http://tetushi.tatarstan.ru/ сайтыннан алынды


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Фикереңне яз


Робот түгелдерсез бит?
Яңарту