Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Тәтеш районында булды Президент эш сәфәре барышында районда агросәнәгать комплексы үсеше һәм республика программаларын гамәлгә ашыруның барышы белән танышты. Рөстәм Миңнеханов республиканың министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре белән бергә безнең районның хуҗалык җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты. Очрашу Бакырчы авылы тирәсендә “Татарстан” агрофирмасының көзге бодай басуы янында узды. Безнең район башлыгы Рәмис Сафиуллов хәбәр иткәнчә, район аграрийлары чәчү эшләрен рес­публикада беренчеләрдән бу­- лып төгәлләделәр, Тә­теш рай­оны минераль ашламалар кертү буенча да Татарстан лидерлары арасында. – Республиканың социаль-икътисади үсеш рейтингында Тәтеш районы хәзер 22нче урынны алып тора (автор искәрмәсе: 5 ел элек безнең район республика рейтингында 45нче урынны алып тора иде). Бу республика җитәкчелеге ярдәменнән башка булмас иде. Тулаем алганда район тотрыклы эшли, – диде Рәмис Хатыйп улы. Татарстан Республикасы Премь­­ер-министры урын­басары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-тө­лек министры Марат Җәб­баров Тәтеш районы – үсемлекчелек буенча республика лидерларының берсе дип ассызыклады. Татарстан ­Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек ми­нис­тр­лыгы баш­лыгы Тәтеш агра­рий­ларының терлек­че­лек­тә дә актив эш алып баруларын билгеләп үтте. – Терлекләрнең баш санын арттыру буенча үсеш – узган ел белән чагыштырганда 9 процент. Район технологияләр, модер­ни­зацияләү, савым, терлекчелек ­биналарын ремонтлау буенча да уңай якка бара. Биредә терлек азыгы үзәкләре буенча зур эш башладылар, – диде Марат Азат улы. Рөстәм Миңнеханов чәчү кампаниясен уздырганда без­нең аграрий­ларның югары оештыру дәрәҗәсен, шулай ук Тәтеш районы агросәнәгать ком­п­лек­сының нәтиҗәле үсе­шен билгеләп үтте. Татарстан Президенты барысына да коронавируска кар­шы вакцинация ясауның мө­һимлеге турында искә төшерде, һәм ул КОВИД-19дан саклану­ның иң нәти­җәле чарасы, дип ­ассызыклады. Татарстан Президенты шулай ук эш сәфәре кы­сала­рында безнең районның Бакырчы авылында да булды. Рөстәм Миңнеханов республи­ка прог­раммасы кысаларында төзелгән авыл җирлеге хаки­миятенең яңа бинасын карады. (Моңа кадәр авыл Советы иске агач бинада урнашкан иде, башта – мәктәпкә, аннан соң авыл мәдәният йортына күченде.) Яңа бинада эш кабинетларыннан тыш архивны урнаштыру өчен махсус бүлмә бар. Авыл халкы “Бакырчы” авыл хуҗалыгы предприятиесе ярдәме белән авыл җирлеге башкарма комитетының яңа бинасы янында территорияне төзекләндерделәр. Рөстәм Нургали улы шулай ук Бакырчыда күптән түгел төзел­гән спортның уен төрләре (волейбол, мини-футбол, баскетбол) өчен универсаль спорт мәйдан­чыклы спорт комплексында булды. Заманча тренажерлар һәм ирекле көрәш белән шө­гыль­ләнү залы урнаштырылган ябулы үзәкне ­карады. Билгеләп үтик, Бакырчы авы­лы территориясен төзек­лән­­де- рү республи­ка прог­рам­ма­лары ярдәмен­дә, якташыбыз Наил Мө­хи­тов, Тәтеш районы җи­тәк­че­леге һәм битараф булмаган авыл халкы ярдәме белән алып барыла. Тәтеш аграрийлары терлек азыгы әзерләүгә керештеләр Азык әзерләүчеләрнең 2 мең гектарга якын мәйданда күпьеллык үләннәрне җыеп аласы бар. Район аграрийларына үләннәрне вакытында чабу, тырмалау, дымлылык булганда җыеп, тыгызлау бурычы куелды. Терлек азыгын әзерләү буенча һәркемнән бер­дәм һәм яхшы оештырылган эш таләп ителә, моңа терлекләрне кышлатуның барышы, димәк, авыл хуҗалыгы предприятиеләренең икътисади иминлеге бәйле булачак. Тернәкләндерү мәктәбе һәм “Караучы” хезмәте турында Халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтүче “Тәтеш балкышы” үзәге белгечләре “Демография” илкүләм про­­­ектының “Өлкән бу­ын” төбәк проекты кысаларында өлкән яшь­тәге гражданнар һәм сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чик­лән­гән кешеләр өчен озак вакытка каралган чаралар үткәрәләр. Комплекслы программа гаиләне тәрбияләү, өйгә барып социаль хезмәт күр­сәтү, ярымстационар һәм стационар формада медицина ярдәме күрсәтеп, караучы һәм патронаж җәлеп итеп яр­дәм күрсәтә. – Яңа алым кертелә: әгәр элек ярдәм күрсәтү га­риза буенча булса, хә­зер ул ачык формада. Озак вакытлы карау системасында социаль яклау һәм сәламәтлек сак­лау оеш­маларыннан тыш, социаль иминият фонды, пенсия фонды, волонтерлар, белем бирү оешмалары, чит кеше каравына мохтаҗ гражданнар, дәүләтнеке булмаган оешмалар катнаша, – дип билгеләп үтә Тәтеш районының социаль як­лау бүлеге начальнигы Ольга Колсанова. Мәсәлән, кеше табиб­ка килгән. Кабул итү барышын­да “Яшь ­комачау­ла­мый” дигән анкета туты­­ры­ла. Әгәр аның нәти­җәләре буенча бал­лар суммасы 3 һәм аннан күбрәк булса, пациентка өйдә социаль хезмәт күрсәтү тәкъ­­дим ителә. Әгәр кеше ри­за булса, социаль яклау бүлегенә медицина оеш­масы тарафыннан граж­данинның тор­мыш эш­чән­леге чик­ләү­ләре турында белешмәләрне һәм карауны оештыру буенча тәкъдимнәрне тапшыруга ирекле рәвештә ризалык тутырыла. Ха­лык­ка социаль хезмәт күрсә­түче “Тәтеш балкышы” үзәге белгечләре тарафыннан озак вакытлы ка­рау системасы кысала­рын­да берничә чара үткә­релә һәм билгеле бер хез­мәтләр тәкъдим ителә. Тер­нәкләндерү һәм карау мәктәбенең максаты булып каты авыручы кешеләрнең туганнарына, караучыларга аларны дөрес тәрбияләүне өйрәтү. Моның өчен “Тә­теш балкышы”нда махсус җиһазландырылган каби­нет бар, анда тер­нәк­ләндерүнең ­техник ча­ра­ларын күрсәтү бе­лән дәресләр үткәрелә. Биредә авыру кешеләргә яки савыгу чорында (3тән 6 айга кадәр) ходункилар, култык таяклары, инвалид коляскалары бирелә. – 2020 елның августыннан “Караучы” хезмәте кертелде, аның ярдәмендә Тәтеш районының ялгыз һәм ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге, даими рәвештә чит кеше ярдәменә мох­таҗ булган 5 кешене карау тәэмин ителде. 2021 елның маеннан әлеге хезмәт тагын ике өлкән яшьтәге ­гражданга күрсәтелә, – ди Ольга Алексеевна. Халыкка социаль хезмәт күр­сәтүче “Тә­теш балкышы” үзәге базасында план­лы һәм ашыгыч чыгу өчен мобиль бригада оештырылган, шул исәп­тән рай­онның ерак пунктла­рына бару өчен. – Әгәр дә сезнең ярдәмгә мохтаҗ өлкән яшь­тәге гражданнар һәм сәламәтлекләре буенча мөмкин­лекләре чикләнгән кешеләр турында мәгълү­матыгыз булса, халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә мөрәҗәгать итегез, – дип сүзен йомгаклады Ольга Алексеевна. Бүгенге көндә халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге тарафыннан 128 граждан өйдә социаль хез­мәтләр ала, шуларның 28е озак вакытлы карау сис­темасында. Аларга, участокларга бүленү нигезендә, гомумтәҗрибә табиблары ай саен медицина ярдәме күрсәтүнең (айга кимендә бер тапкыр) графикларын тутыралар. Әлеге гражданнар расланган гра­фик нигезендә атнага 7дән 28 сәгатькә кадәр, карау дәрәҗәсенә карап, социаль хезмәтләр ала. Елан тешләгәндә беренче ярдәм – Питомник дачаларында кечкенә генә җир кишәрлегебез бар. Без ел саен анда тәртип урнаштырырга, бер-ике түтәл суган һәм кишер утыртырга тырышабыз. Ә күптән түгел бирегә килгәч, койма астында иске яфраклар өемендә еланнар күрдек. Ирем моның зәһәр еланнар булуын билгеләде, – дип уртаклашты безнең белән Тәтеш кызы Ольга Н. – Елан белән очрашу – шактый киң таралган күренеш. Бакчада, дачада, кырда һәм урман­да ­куркынычсызлык ка­гый- ­дәләрен төгәл үтәр­­гә ки­рәк: югары резиналы аяк ки­е­­ме кияргә, хәрәкәт иткәндә күбрәк тавыш ясар­га, еланнарны тотмас­ка тырышырга; аларны үртәмәскә кирәк, – дип ки­ңәш итә Олы Шәмәк табиблык амбулаториясе ­табибы ­Регина Кильганова. – Елан теш­ләсә дә, паникага би­релмәскә һәм тынычланырга тырышырга кирәк, мөмкин кадәр азрак хә­рәкәт итәргә, бер генә очракта да тешләнгән җиргә жгут салырга яра­мый – бу шул җирдә агуның артуына китерә. Күп итеп су эчәргә, татлы су булса яхшырак, ләкин чәй һәм кофе түгел. Елан тешләгәндә алкоголь куллану катгый тыела – ул кан тамырларын киңәйтә. Табигатькә чыкканда һәм дачага барганда үзең белән антигис­таминлы ­препаратлар алырга кирәк, һәм елан тешләгәндә берьюлы ике дару кабул итү зарур. Теш­ләү кулга яки аякка туры килсә, яраны ан­тисептик белән эш­кәр­тергә, аңа чиста бәй­ләвеч салырга, аяк-кулны селкенмәслек итеп бер­кетеп куярга кирәк. Һәм һич­шиксез, мөмкин ка­дәр тизрәк профессиональ ярдәм сорап табибка мөрәҗәгать итү зарур. Тәтешле Александр Сахарнов Италиядә узган ярышларда алтын медаль яулады Татарстан данын “Ита­лия Опен Зеленый Кубок Беретты” ярышларында яклаган Александр Сахарнов беренче урынны алды. – Безнең спортчы ква­лификациядә 125 мөм­- кин­лектән 101 ми­шеньгә тидереп, икенче нәтиҗә белән финалга чыкты. Финалда ул алтын матч­ка кадәр барып җитте, анда Италия атучысы Даниэль Парреттинины җиңде. Александр Сахарнов тренеры Виталий Вах­туров һәм Татарстан Рес­- публикасының стендка һәм пуля бе­лән ату Федерациясе вице-президенты Фиргать Җи­һаншин белән бергә Ита­лиянең Масса-Мартана шәһәрендә узган ярышларда катнаштылар. Ярыш­лар 20 майдан 24 майга кадәр “пара-­ трап” кү­негүе буенча барды, – дип хәбәр итәләр безгә Тәтешнең стендка һәм пуля белән ату мәктәбеннән. Татарстанлылар – бу зур халыкара турнирда Россия ату мәктәбен бердәнбер тәкъдим итү­челәр. Александр Сахар­нов – Россия­нең иң титуллы пара- атучысы. Алдан ул Ита­лиядә узган турнирларда катнашты һәм ике тапкыр призер булды: 2017 елда ул Италиядә Гран-при отты, ә 2018 елда ярышларның көмеш призеры булды. Баш табибның ышанычлы ярдәмчесе булган Ярты гасырдан артык стажлы стоматолог Надежда Сухова даруханәчеләр гаиләсендә туган, шуңа күрә аның балачагы медицина даирәсендә үткән. Казан медицина учи­лищесын “теш ­табибы” белгечлеге буенча тәмам­- лап, Надежда Су­хова (Гугорова) 1941 елның авгус­тында Тәтеш хас­таха­нәсендә стоматолог бу­лып эшли башлый һәм хезмәт эшчәнлеген 90нчы елларда гына тәмамлый. Надежда ­Евгеньевна бөтен рай­онга утыз елга якын бердәнбер стоматолог һәм стоматолог-­ортопед булган. Моннан тыш, ул иҗтимагый эш бе­лән дә шөгыльләнгән – Тә­теш районы медицина хезмәткәрләре проф­сою­зының район комитеты рәисе булган. Холкы буенча йомшак, аралашучан һәм игелекле Надежда Евгеньевна баш табиб Лидия Перунованың авыр эшләрдә ышанычлы яр­дәм­чесе, киңәшчесе һәм дусты булган. Алар лаеклы ялга да бер үк вакытта диярлек чыкканнар. Озак еллар намуслы хезмәте һәм Тәтеш районы халкын сәламәтләндерү­гә зур өлеш керткәне өчен медици­на хезмәт­кәрлә­­- ре арасында беренче булып Надежда Евгеньевна “Мактау билгесе” ордены, “СССР Сә­ламәт­лек сак­лау отличнигы” мактау билгесе белән бүләк­ләнгән. Аның исе­ме республиканың Хез­мәт Даны юбилей китабына кертелгән. Ире, Бөек Ватан сугышында катнашкан Михаил Сергеевич белән өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Ул 2008 елда вафат ­булган. Людмила Сухова, килене: – Надежда Евгеньевна белемле белгеч кенә түгел, ә искиткеч кайнана һәм әби дә иде. Аның онык­лары күп, һәм ул барысына да бер үк төрле, ягымлы иде. Оныкларының нәрсә яратканын хәтерли һәм шул ризык белән сыйлый иде. Чәчәкләр, бигрәк тә пионнар һәм гладиолуслар яратты. Еш кына бу чәчәкләрнең төрле сортларын алып кайтып, аларны өй артындагы бак­чага утыртты. Лаеклы ял­га чыккач та, күршеләр аңа киңәш һәм ярдәм сорап мөрәҗәгать иттеләр. Беркемгә дә баш ­тартмады. Людмила Вавилина, хезмәттәше: – 80нче еллар уртасында мин Тәтеш рай­оны хастаханәсенә стоматолог-ортопед булып эшләр­гә килдем, Надежда Ев­геньевнаны алыштырдым. Әмма ул стоматолог булып эшләвен дәвам итте. Минем өчен якын дустым, мәрхәмәтле һәм ярдәмчел кеше иде. Ә вакытлар узу белән безнең һөнәри мөнәсәбәтләребез дуслыкка әверелде. Надежда Евгеньевна безне туган көннәргә еш чакырды һәм икенче улымны тапкач, бала тудыру йортына беренче булып нәкъ тә менә ул килде. Мәдәният һәм аралашу үзәкләре Вакыт кәгазь басмаларга ныклыкны өстәми, әмма китапның мәңгелек булуы беркемдә дә шик тудырмый. Китапханәләр көне алдын­нан без районның төп ки­тап­лар бинасында булдык һәм ки­тапханәләрнең тор­мы­­шы һәм язмышы, алар­ның мөмкин­лек­ләре, ресурс­лары турында Тәтеш җирлекара китапханә директоры Марина Трофимова һәм үзәк китапханәнең методик-библиография бүлеге мө­­- дире Нина Арисова белән әңгәмә кордык. 37 китапханә кергән район китапханә системасында зур коллектив – профессиональ, иҗади һәм энергияле – 50дән артык хезмәткәр эшли, күбесенең эш тәҗрибәсе зур һәм югары белемгә ия. Безнең әңгә­мәдә­ш­челәребез нәкъ тә менә белемлелекне иң алга куя­лар, шулай ук Ни­на Александровна ышаныч белән: “Заманча китапханәче аерым сыйфатларга ия булырга тиеш: бу китапка мәхәббәт, зыялылык, тел байлыгы, этик культура, аралашучанлык һәм тагын бер кат белемлелеккә басым ясыйм”, – диде. Китапханәче булып эшләү җи­­­- ңел дип әйтү, ялган булачак. Бү­ген бу һөнәр уникаль, социаль әһәмияткә ия. Бер ге­нә чара да, район кү­лә­мендәге вакыйга да, зур яки кеч­­кенә булуга карамастан, ки­тапха­нә­че ­катнашыннан башка узмый. Мәсәлән, күптән түгел Урюм авылы китапханәчесе Тамара Кур­кова республика телевиде­ние­сен кабул итеп һөнәрнең уни­­- версальлеген чираттагы ­тап­­кыр исбатлады. Ул про­фес­­­си­о­нал янына махсус интервью алыр өчен килгән Татарстан жур­налларының берсендә эш­ләү­че хә­бәрчене дә гаҗәпләндергән. Китапханәчеләр туган як тарихы өчен бик кыйммәтле һәм мөһим булган туган якны өйрәнү, тикшеренү эшләре алып баралар. Бүген алар Туган телләр елы кысаларында методистлар ­тарафыннан оештырылган “Тәтеш җире­нең гореф-гадәтләре һәм тра­дицияләре” дип аталган туган якны өйрәнү эстафетасында ­катнашалар. Эштә шу­лай ук яңа алымнарны да кулланалар, үткә­релә торган төрле чаралар турында мәгълүмат социаль челтәрләргә, Милли электрон китапханә сайтына ­урнаштырыла. – Виртуаль абунәчеләр саны артты, – диләр китапханә хез­мәткәрләре. – Тәтеш районында туып-үскән кешеләр кече ватаннары белән кызыксынуларын югалт­мыйлар һәм илебезнең барлык почмакларыннан рәх­мәт хатлары җибәрәләр. Ел башыннан алып Милли электрон китапханә сайтына 400дән артык яңалык урнаштырылды, узган ел белән чагыштырганда шактый күп. Нәтиҗәлелек – бердәм ко­ман­даның җиңел булмаган эше. Китапханә һәм китапханә укучылары төрле дәрәҗәдәге конкурсларда актив катнашучылар һәм җиңүчеләр, призерлар булып торалар. 2020 елда гына да конкурсларда һәм акцияләрдә 1040 кеше катнашты. Бүгенге көндә китапханәдә эшләү катлаулырак, әмма күпкә кызыграк. Китапханәләр, биг­рәк тә авыл китапханәләре үзенчәлекле аралашу урынына әверелде. Биредә очрашалар, төрле чараларга сценарийлар язалар, аларны тормышка ашыралар, чәй эчәләр, түгәрәкләр, берләшмәләр эшли. Әңгәмә ахырында Марина Трофимова болай дип ассызык­лап үтте: – Китапханәчеләребез көн саен китапханә җәмгыять тормышы өчен зур әһәмияткә ия булуын һәм җәмгыятькә мәдәният­нең нигезе буларак кирәклеген рас­лыйлар. Рухи байлыкны, ­зы­­я­лылыкны, әхлакны торгызу – бүгенге көн­дә китапханә эшендә төп бурыч. Безнең һәркайсыбыз аны намус белән башкаруыбыз өчен җә­мгыять алдында зур җаваплылык тота. Үзмәшгуль булу отышлы Бүген – Россия эшмәкәрләре көне. Хәзерге шартларда кече һәм урта бизнес – ул эш урыннары чыганаклары һәм ил­нең икътисади байлыгы. Бү­­генге көндә, район башкарма комитеты мәгълүматлары буенча, Тәтеш районында 85 җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять һәм 330га якын шәхси эшкуар (шулар­ның төп өлеше авыл хуҗалыгы һәм сәүдә өлкәсендә эшли), 500дән артык үзмәшгуль теркәлгән. Коронавирус пан­демия­се чорында аларның кү­бесе эшкуарларга ярдәм итү буенча федераль һәм респуб­лика дәүләт программалары ярдәмендә хәл ителә ала торган проблемалар белән очрашкан. Әйтик, шәһәрле Радик Са­- д­ерт­динов безнең районда бе­рен­челәрдән булып үз­мәш­гуль­ләр өчен ике ел­га 4,5 % белән 500 мең сум күләмендә займ алган. – Мал-туар һәм кош-корт үрчетү белән егерме елдан артык шө­гыльләнәм. Шәх­си эшкуар да булдым, җавап­лылыгы чик­ләнгән җә­мгыятьне дә тер­­кәдем, тик үзмәшгуль булу отышлырак, дип ышанычлы итеп әйтә алам. Алынган займ – зур ярдәм, мин аны яңа трактор сатып алуга тоттым, – дип уртак­лашты ул. Үзмәшгуль кеше, закон ни­гезендә, һөнәри керемгә махсус салым түли. Шул ук вакытта керем салымын яки табышка салымны өстәмә рәвештә күчерергә кирәкми. Бу вариант түбәндәге кеше­ләргә туры килә: – үз эшең бар; – ял­лан­ган хезмәткәрләр юк; – һөнәри керем бер ел эчендә 2,4 миллион сумнан артмаса. Әгәр шәхси эшкуарның хез­мәткәрләр штаты юк икән, ул да үзмәшгуль статусын алырга мөмкин. Үзмәшгуль булу өчен теркәлү узарга кирәк: – “Минем салым” мобиль кушымтасы аша; – Федераль салым хезмәте сайтында үзмәшгульнең шәхси кабинеты аша. Теркәлгәннән соң, сез Федераль салым хезмәте сайтында үзмәшгульнең шәхси кабинеты аша үз керемегез турында мәгълүмат бирә һәм аның аша салым түли аласыз. “Алдакчылар аркасында 91 мең сум акчадан мәхрүм калганнар” Безнең районда мәгълүмати- телекоммуникацион технологияләр кулланып кылынган җинаятьләр саны арта. Россия Эчке эшләр министр­лыгының Тәтеш районы бүле­ге хәбәр итүенчә, әлеге төр буенча теркәлгән җинаятьләрнең саны артканнан-арта бара. 2021 елның 3 аенда аларның саны чагыштырмача 16,4 % тәшкил иткән, ә милеккә каршы җинаятьләрнең саны 42,9 %тан артыграк. – 2021 елның 3 аенда безнең районда гражданнарның банк счетларыннан 2 урлау очрагы теркәлде (узган ел бу чорда – 1). Исәпкә куелган караклыкның гомуми саныннан яртысыннан артыгы (63,6 %) читтән торып алдашулар (кәрәзле элемтә һәм Интернет челтәре аша кылынган) тәшкил итә. Теркәлгән 11 алдашуның 7се дистанцион ысул белән (узган ел шул ук чорда – 8) башкарылган, – диде Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы бүлеге начальнигы подполковник Алексей ­Витин. 2021 елда безнең ­район полициясе хезмәткәрләре алдашу ысулы буенча түбән­дә­геләрне билгеләп үтә: 1. Банк карталары мәгълү­матларын телефон һәм Интернет челтәре буенча тапшыру: – Интернет челтәрендә тәкъ­дим ителгән товарлар һәм хезмәтләрне “сатып алучылар” – 2 очрак; – кредит рәсмиләштерүне сорап, үзләрен “банк вә­кил­ләре” дип атаучылар – 4 очрак, акчаны картадан алу омтылышы – 1 очрак. 2. Үзләрен полиция хезмәт­кәрләре дип таныштыручыларга, янә­се җинаять кылган туганнарына ярдәм итү тәкъдиме белән, акча күчерү – 2 очрак. – Нәтиҗәдә, Тәтеш районында яшәүчеләр агымдагы елның берничә аенда 91 мең сумнан мәхрүм калдылар, – дип дәвам итә Алексей Сергеевич. Анализ нигезендә, агымдагы ел башыннан Тәтеш районы территориясендә кылынган караклык очракларының 90 %ында хатын-кызлар зыян күргән. Уртача 40тан алып 80 яшькә кадәргеләр. – Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, дүрт хатын-кыз уяулык күрсәтә алган, алар үзләре белән сөйләшүләрне банк хезмәткәрләре түгел, алдакчылар алып баруын үз вакытында аңлап алган. Нәтиҗәдә, 258 400 сум акча урланмыйча калган. Әмма алдакчыларга 2 тапкыр эләгүче гражданнар да бар. Әйтик, узган елның августында шә­һәрдә яшәүче 37 яшьлек хатын Интернет-кибеттән әй­бер сатып алган вакытта җинаятьчеләргә үзенең банк картасы мәгълүматларын, шул исәптән картаның икенче ягында күрсәтелгән яшерен кодны да хәбәр иткән. Шуның нәтиҗәсендә 7 мең сумга якын акчасыннан колак каккан. Шуңа да карамастан, хатын 2021 елның гыйнварында тагын алдана, алдакчылар белән телефон аша сөйләшкәндә, аларга янә үз счетларының мәгълүматларын тапшыра һәм 8 мең сумга якын акчадан мәхрүм ителә, – дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы бүлеге начальнигы. Россия Эчке эшләр ми­нистр­лыгының Тәтеш райо­ны бүлеге хезмәткәрләре та­­ра­фыннан көн саен мондый җинаятьләрне кисәтүгә юнәл­­де­релгән чаралар үткә­релә. Граж­даннар белән очрашып әңгәмәләр алып барыла, иҗтимагый чараларда тематик белешмәлекләр таратыла. Гәҗитебездә һәм “Тәтеш таңнары” сайтында без шулай ук алдашу очраклары турында да гел сөйлибез. – Җинаять кылына торган урыннарның ераклыгы, әлбәттә, аларның ачылышын катлауландыра. Оператив хез­- мәткәрләр ел дәвамында иле­безнең төрле төбәкләренә, иң ерак географик нокта­ларга кадәр бардылар. 2020 елда, безнең бүлек хез­мәт­кәрләренең грамоталы га­мәл­ләре нәтиҗәсендә, Архангельск өлкәсендә яшәү­челәр тарафыннан кылынган алдашулар ачылды. Шулай ук җи­наятьләрне ачу максатыннан Пермь краена, Мәскәү, Оренбургка да бардылар. Дистанцион урлаулар һәм карак­лыкларны ачу эше Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы контролендә тора, эзләү чараларын һәм тикшерү гамәлләрен үткәрүнең тулылыгына контроль үткәрелә, – диде Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы бүлеге начальнигы подполковник Алексей Витин. Йөрәккә якын туган як Кашка авылы быел үзенең 100 еллык юбилеен билгеләп үтә. – Һәр иртәдә тәрәзә төбендә кошлар сайравын ишетеп, яңа чабылган үлән исе аңкып торган һавада, тирә-якны зәңгәр күккә ашкан агачлар белән урман уратып алган урында йокыдан уяну бәхетен кайсыгыз кичергәне бар? – ди Кашкада яшәүче Татьяна Демина. – Ике яклап инешләр челтерәп ага, иске буа астында таллар шау­лый, ә болыннарда хуш исле мәтрүшкә, тукранбаш, иван-чәй, ак ромашкалар үсә. Гомеремнең күп өлешен шәһәрдә яшәп, мин үземнең туган ягыма бик тә шатланып кайттым. Шушы матурлыктан башка ничә еллар ничек яшәгәнлегемне хәзер күз алдына да китерә алмыйм... Кайчандыр күптән авыл урынында җитеш кешеләрнең умарталыклары торган. Әмма уңышсыз һәм корылыклы 1920 елда Колунецта бер-бер артлы рәхимсез янгыннар чыгып торган. Ир-атларның бер өлеше үзләренең бәхетен сынап карарга теләп – авылдан иң читтәрәк җир кишәрлегенә күченергә булган. Һәм 1921 елның язында Кашкага күченә башлаганнар. Поселокның көнь­- як яры буйлап агучы инеш ярына беренчеләрдән булып күченүчеләр сөйләвенчә, анда матур ак чәчәкле тукранбашлар үсеп утырган. Алар бик күп булган, һәм нәкъ тә алар яңа җиргә исем биргәннәр дә инде. Поселок 3-4 елдан байый башлаган. Бу вакыт эчендә көнкүрешне җайга салганнар: яхшы итеп корганнар, хуҗалык булдырганнар, машина ширкәте оештырганнар. 1930 елда колхоз, терлекчелек фермасы оешкан. Кашка поселогы елдан-ел үсеш ала барган. Яшәве күпкә җиңелләшкән, әмма Бөек Ватан сугышы башланган... Авылда хатын-кызлар, картлар һәм балалар гына калган. Бик авыр вакытлар булган, әмма михнәтләр һәм авырлыкларга карамастан, халкыбыз фронттагы кебек, шулай ук тылда да җиңүгә үз-үзен аямыйча омтылган. Совет заманында колхоз, ә аннары совхоз, актив рәвештә алга киткән. 20нче гасырның 90нчы елларында (үзгәртеп кору елларында) барысы да җимерелгән, совхоз таркалган, хәленнән килүчеләрнең барысы да шәһәргә киткән. Ферма, атлар асрый торган урыннар, ындыр табагы, тегермән... ташландыкка калган. Авыл “картаер” да юкка чыгар кебек тоелган вакытлар да булган. Ләкин кайчандыр туган яклардан чыгып китүчеләр көтмәгәндә бирегә яхшы тормыш эзләп, балның хуш исен, яңа савылган сөт тәмен, зәңгәр күк йөзен һәм урман шавын оныта алмаган кешеләр кире кайта башлаган. Хәзер авылны танырлык түгел – яңартып төзек­ләндерелгән һәм кабат төзелгән йортлар, фермер хуҗалыклары, урам яктырткычлар. 2015 елда үзәк урамга юл салынган, үзара салым хисабына башка урамнар да төзекләндерелә. Авыл кешеләре төрле чаралар уздыралар, аларда барлык яшьтәге кешеләр дә катнаша. “Май чабу”, “Троица”, Яңа ел һәм башка бәйрәмнәр һәрвакытта күмәкләшеп, кызыклы һәм күңелле уза, – дип сөйли Татьяна Демина. Авылның өлкән кешесе Демина Клавдия Петровна искә ала: – Кайда гына яшәсәм дә, һәрчак туган җирләргә күңел тартты. Улымның гаиләсе бе­лән әти-әнием йортында яшәвемә сөенәм. Балачак хатирәләреннән күзләр яшь­ләнә, сугыш башлангач бик иртә олыгаеп киттек, үзебезне һәм үз көчебезне кызганмыйча эшләдек. Җиңү көнендә шатландык, биедек, җырладык, уллары, ирләре һәлак булган хатын-кызлар күз яшьләре белән елады... Кыен чакларда бер-беребезгә бөтен авыл белән ярдәм итә белдек. Тату яшәдек, үлән чабарга да, сыерлар саварга да, утын әзерләргә дә җырлап бара идек. Шатлана белдек... – Кашкада бер нәрсә – тирә-якның гүзәллеге үзгәрешсез кала бирә. Тормыш ыгы-зыгысында моны һәрвакытта да сизмисең, әлбәттә. Моңа балалардан өйрәнергә кирәк – алар һәр тишелгән үләнгә, бөҗәккә, аларның уч төбенә төшкән кояш нурына шатланалар. Алар өчен барысы да яңа, барысы да әкияти, барысы да матур. Җәй айларында кешеләр ике тапкырга арта. Урамнарда балаларның шатлыктан көлгән авазлары ишетелә, эш кайный. Безнең авылда кунакчыл һәм киң күңелле кешеләр яши. Кулларыннан теләсә нинди эш килүчеләр белән горурланабыз һәм алардан үрнәк алабыз – болар хезмәт ветераннары: Раиса Даниловна Романова, Екатерина Макаровна Белова, Нина Павловна Плошкина, Антонина Викторовна Тимофеева, Олимпиада Пантелеевна Глазкова, Анна Григорьевна Кузьмина, Мария Васильевна Тайманова. Үҗәтлек, җаваплылык, холык ныклыгы – эштә беренче булырга ярдәм иткән. Раиса Даниловна Романова белән Нина Павловна Плошкина лаеклы бүләк – III дәрәҗә Хезмәт даны ордены алганнар, – диде Кашкада яшәүче Татьяна Демина. – Кайда тудым, шунда кирәгем чыкты, – ди авыл кешесе Юрий Белов, – Кашка – ул минем яшәлгән гомерем: самими балачак, ялкынлы яшьлек, яраткан гаиләм, эшем, кешеләр һәм тирә-юньдәге табигать. Кашкада яшәүчеләр үзлә­ренең туган якларын бик кадерли һәм аның озак еллар чәчәк атуын телиләр.