Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бер адым чигенмәскә!

Бөек Ватан сугышы елларында Сталинград бәрелеше иң канкойгыч һәм озакка сузылган сугыш булды.

Совет һәм фашист гаскәр­ләренең кара-каршы то­руы 1942 елның 17 июленнән 1943нең 2 февраленә кадәр ике йөз көн һәм төнгә сузылды. Баш командующий И. В. Сталин тарафыннан "Бер адым чигенмәскә" дигән 227нче санлы боерык имзалана, анда болай диелә: "Ничек кенә булмасын, без дошманны туктатырга, аннары чигендерергә һәм тар-мар итәргә тиеш. Алар соңгы көчләрен куялар. Хәзер, якындагы берничә айда аларның һөҗүменә биреш­мәү - ул димәк безне җиңү белән тәэмин итү".
Боерык үтәлә. Совет җиренең һәрбер сантиметры өчен гаять күп көч куючылар арасында тәтешлеләр дә була. Бу вакытта аларның өйдәгеләре белән элемтәсе почта аша ялгана.
Колунецта яшәүче Андрей Анисимовның хатынына һәм кызына язган хаты әле дә саклана. Менә шуның берсеннән өзек: "Минем ка­дерлеләрем Тонечка һәм кызым Ниночка! Мин сезне йөрәгем тибүдән туктаганчыга кадәр искә алачакмын. Ватан һәм сезнең хакка фашистларны тар-мар итәр өчен сугышка курыкмыйча барачакмын. Яшәгез, ә син, кызым, мине сөендереп үс, җиңүчеләр булып кайтачак­быз, мин башкача уйламыйм да". Ул Сталинград янында һәлак була.
"Ташлар янды, бөтен җирдә көек, төтен исе. Иделдә ике йөз метрлы су баганалары күтәрелә. Һава сугышы булды, немец самолеты безнең өйдән ерак кына түгел тык­рыкка егылып төште. Коточкыч бомбага тоту баш­ланды, безгә ятыгыз диләр, ә без - куркудан йөгерүебезне дәвам итәбез", - дип сөйли Ямбактыдан Клавдия Сафонова (Гарева).
"Һәрчак соңгы тамчы канга кадәр сугыштык. Взвод яуга китте, ә 5-10 кеше генә әйләнеп кайтты. Шундый коточкыч тәмугта да кешеләрдә тормышны ярату мәгънәсе югалмады: тынып калган минутларда яраткан җырлар "Варяг", "Өч тан­кист"ны башкардык", - дип искә ала Киртәледән Владислав Видманов. "Хәтта башны да күтәрергә ярамый иде, немецлар һәрбер ташка, һәр метр җиргә аттылар. Төтеннән каралган күктән үлем алып килгән бомбалар яуды да яуды. Колакларда - җир, авызда - җир", - дип уртаклаша Александр Яшуков.
"Частьләр Сальск даласында торалар, ә ул бөтенләй ачык урын. Туңмас өчен мәетләргә ятып йокладык, чиратлашып, яртышар сәгать. Туйганчы эчәргә ярамый - кан катнашмасыз чиста су табып булмый", - ди Петр Малкин.
Николай Тамбовцев, Александр Тарасов, Юрий Поваров, Анастасия Ананьева, Петр Сучков, Николай Буреев, Герасим Воробьев әллә ничә тапкыр үлем белән күзгә-күз очрашалар.
Каты яуның телсез шаһиты булган Мамай Курган җирләре Сталингард сугышы турындагы истәлекләрне әлегә кадәр саклый. Анда булсаң, мәңгелеккә туганнар каберлегендә ятып калган солдатларны ирексездән тоясың. Чигенергә хаклары булмаган, чөнки алар артында Ватан, миллионлаган кеше­нең гомере торган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев