Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тәтеш районының авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә язгы кыр эшләренә әзерләнәләр.

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов игенчеләр алдына агымда елда продукция­ләрнең үсешен 10 проценттан да ким булмаслык итеп җитештерергә кирәклегенә ирешү бурычын куйды.

Моны күздә тотып, уңдырышлылыкны үстерү өчен игенчелек культураларын да арттыру, шул исәптән культураларны эшкәртүдә барлык технология процессларын үтәүне тәэмин итү, туфракның уңдырышлылыгы турында кайгырту зарур.
Көн тәртибенең беренче чираттагы мәсьәләсе, аны район башлыгы Рәмис Сафиуллов белдерде, минераль ашламалар хәзерләп кую. "Кредитлар рәсмиләштерергә һәм ашламалар сатып алырга кирәк. Җирне алдап булмый. Аңардан башка яхшы уңыш булмаячак", - дип басым ясады ул, орлыкларны яңарту кирәклегенә дә игътибар итеп.
Бүгенгесе көнгә районда чәчү җирләренең бер гектарына уртача планлаштырылган 80 килограмм тәэсир итүчән матдәнең 65,1е хәстәрләп куелган.
"Р. Г. Сафиуллова" КФХ (153,8), "Колос" агрофирмасы" ҖЧҖ (127), "Бакырчы" ҖЧҖ (109,4), "С. М. Казаков" КФХ (87,4), "Авангард" ҖЧҖда (73,9) берникадәр запас бар.
"Маяк", "Содружество", "Новая заря", "Р. М. Заһидуллин" КФХ, "И. Р. Низамов" КФХлар түләнгән ашламаларын ташуны дәвам итәләр.
Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә ремонтлау бригадалары көче белән тырмалар тулысынча, тракторлар 68 процент күләмендә ремонтланган, чәчкечләр 70 процентка әзер һәм 80 процентка - туфрак эшкәртү техникасы.
"Авангард", "Колос", "Содружество", "С. М. Казаков" КФХ һәм кайбер башка хуҗалыкларда тагылма техникаларны ремонтлауны төгәлләделәр.
Үткән ел белән чагыштырганда "Родина" да ремонт эшләре яхшырак бара, ә менә белгечләр "Ш. И. Хөсәенов" КФХ һәм "Волга"га ремонт эшләре темпын тизләтүне тәкъдим итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев