Баш табиб сорауларга җавап бирде
Җомга көнне Интернет челтәрендәге безнең “Авангард” Тәтеш #үзебезнекеләрнеташламыйбыз” төркемендә Тәтеш үзәк район хастаханәсенең баш табибы Илья Савельев белән туры эфир булды, аны 12 меңнән күбрәк кеше карады.
(Тәтеш, 6 апрель, “Тәтеш таңнары”). Районыбызда яшәүчеләрнең медицина учреждениесе җитәкчесенә алдан ук һәм туры эфир вакытында сораулар бирү мөмкинлеге булды. Бүгенге язмабыз – тәтешлеләрне нәрсә кызыксындыруы һәм нинди җаваплар алуы хакында.
– Илья Вячеславович, белгечләргә кабул итүгә электрон язылу мәсьәләсе – иң еш бирелә торган сорауларның берсе. ТР Дәүләт хезмәтләре сайты яки инфомат аша язылып та, ни өчен “тере чират” буенча көтеп торырга туры килә, дип сорыйлар район кешеләре.
– Кабул итүгә электрон язылуны күзәтеп бару хәзерге вакытта табиб кабинетының үзендә, бөтен республика белгечләре эшли торган программада техник ялгышлыклар булу белән бәйле. Хәзерге вакытта техник төзәтүләр бара. Мин әлеге программаны эшләүчеләр белән элемтәгә кердем, ялгышлыкларны җайга салу бара. Без кабул итү вакыты буенча белгечләргә кереп булмаудагы канәгатьсезлекне регистратура көче белән көйләргә тырышабыз.
– Тәтеш үзәк район хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлегенә кайчан ремонт ясалачак?
– Хәзерге вакытта проект-смета документлары расланылган, кирәкле җайланмалар буенча барлык исәп-хисаплар башкарылган, документлар раслануда тора.
– Имезә торган нарасый белән диспансеризация узганда анализлар тапшыру өчен аны икенче бер бинага, нигездә, чирле кешеләр булган урынга, алып бару уңайсыз. Невропатолог кабул итүен дә, сабыйны карау өчен барлык шартлар тудырылган балалар бүлегенең үзендә атнага бер тапкыр, билгеле бер сәгатьләрдә кабул итүне ясау начар булмас иде. (Мария Е.)
– Стоматология бинасының беренче катында стоматология бүлмәсе бар һәм анда өлкән яшьтәге кешеләргә табибка керү, тешләрен дәвалау һәм протез куйдыру уңайлы иде, бу яшьтә күпләрнең аяклары авырта һәм икенче катка менү бик тә кыен. (Зинаида К.)
– Хәзерге вакытта төп бурыч – пациентларның да, персоналның да уңайлылыгыннан чыгып, төгәл һәм белемле итеп тәртип булдыру. Минем фикерем шактый катгый – бер юнәлештә эшләүче барлык структура бүлекләре дә бер урында булырга тиеш.
– Участок терапевтын алыштырырга теләү хакында аңлатсагыз иде. (Анжелика Ш.)
– Моның ни өчен шулай эшләнүен аңларга кирәк. Участокны алыштырырга һәм башка табибка “беркетелергә” була. Теләсә нинди очракта да, баш табиб исеменә гариза язарга кирәк. Әмма шулай да ни өчен шундый хәл килеп чыгуын аңлату һәм моны җайга салу зарур.
– Безнең хастаханә өчен КТ аппараты сатып алу мөмкинме? Ул бик мөһим! (Екатерина Б.)
– РКТ аппаратлары үзәк район хастаханәсе тарафыннан сатып алынмый, алар турыдан-туры ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы программасы буенча җибәрелә. Ни аяныч, безнең хастаханә 2022 елда программага эләкмәде. Һәрхәлдә, ел дәвамында без министрлык белән сөйләшүләр алып барачакбыз. Әмма дөньяда барган хәлләрне аңларга кирәк, чит илдә җитештерелгән аппаратлар һәм аларның бәясе шактый арткан. Аппаратны сатып алу, җитәкче буларак, миңа гына бәйле түгел, шулай ук зур әһәмияткә ия сәбәпләрдән дә тора.
– Баланың күзләрен тикшертү өчен хастаханәгә барырга дип, каникул җитүен көттем. Дүшәмбе көнне бардым, әмма окулистка бер атнадан соң гына язылырга мөмкин булып чыкты. Тәтештә окулист, өч вазифага ия булганлыктан, пациентны кирәкле вакытта кабул итә алмыймы? Ул төп хезмәтен тиешенчә үтәсен өчен, бәлки аны башка вазифалардан азат итәргәдер? Яки безнең районга башка окулистны чакырыргадыр? (Наталья С.)
– Әйе, окулистка язылу шактый тиз тула. Шулай да, кешеләр язылмыйча килгәндә дә, аларны тикшерергә тырышалар. Ни аяныч, кадрларга кытлык бар, табибларга үзләренә өстәмә йөкләмә алырга туры килә.
– Электр белән дәвалау һәм массаж ясау кабинетларын кайчан бүләчәкләр? (Любовь П.)
– Әлеге уңайсызлыклар вакытлыча һәм бу стационарның беренче катын ремонтлау белән бәйле. Шулай ук физиотерапия җайланмалары да тулысынча яңартылачак.
Сораулар һәм җаваплар хакындагы тулысынча әңгәмә – безнең “Авангард” Тәтеш #үзебезнекеләрне-ташламыйбыз” төркемендә.
Әгәр Тәтешнең үзәк район хастаханәсе баш табибы Илья Савельевка сорауларыгыз булса, безгә 8(84373) 2-54-95 телефоны буенча шалтырата аласыз. Сезнең сорауларга җавапларны без “Тәтеш таңнары” газетасы битләрендә бастырачакбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев