Бергәләп барысын да булдырабыз
“Территорияләрне үстерү күпчелек анда яшәүчеләр белән мәсьәләләрне хәл итүдән тора”, – дип саный Байраш авыл җирлеге башлыгы Әсхәт Гобәев.
(Тәтеш, 24 октябрь, "Тәтеш таңнары", Инга Сәфәрова). Байрашлылар әлеге мәсьәләләрнең күп өлешен үзара салым акчасына хәл итә. Бер исемдәге авылдан торган зур булмаган Байраш җирлегендәге 140 кеше (65 процент) быел үзара салым программасында катнашкан. Алар 140 мең сум җыйган, бу республикабыз ярдәмендә арткан һәм инде 700 мең сум тәшкил иткән. “Әлеге акчага без халык карары белән авылдагы өч урамда тагын 386 метр юлга вак таш түшәдек, – ди Әсхәт Минзаһит улы. – Җирле авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе Рифхать Мостафа улы булышлыгы ярдәмендә үзәк урамның 300 метрын шулай ук рәшәткә белән коймалап алдык”.


Җирлек башлыгы уртаклашканча, алар Рифхать Мостафа улы белән бергә авылдагы барлык проблемаларны хәл итә. “Рифхать Мостафа улы белән бергә үз көчебезгә зиратны әйләндереп алуны тәмамларга ниятлибез – 70 метр калды. Авылның барлык урамнарын төзекләндерү буенча безнең алгы планнар – Совет урамында колонка урнаштыру, алга таба үзара салым программасында катнашуыбыз авылда су белән тәэмин итү системасын яңартуны тормышка ашырырга ярдәм итәчәк, ә бу авыл җирлегендә яшәүчеләрнең гомуми җыелышта турыдан-туры хәл итүләреннән – якташларымның сүзеннән тора”, – дип дәвам итә җирлек башлыгы.
“Безнең авыл Казан ягыннан Тәтеш районына килүчеләрне каршы ала, район башлыгы Рәмис Хатыйп улы да Байраш – районга керү капкасы дип әйтә. Димәк, безгә җаваплылык та зур. Шуңа күрә бездә уңайлы һәм матур булырга тиеш”, – дип уртаклаша байрашлылар. Әлеге авыл аша үтеп йөрүче райондашлар чынлап та төзек йортлар һәм киләчәк турында кайгыртып утыртылган агач үсентеләре белән урамнарны, яңартылган өйалды бакчаларын һәм йорт түбәләрен күрәләр, вак таш түшәлгән юллар – авыл кешеләренең һәр җирдә төзекләндерүгә һәм тәртипне яратуга төпле якын килүе сизелә.
“Туган авыл өчен быел без уртак көч белән күп эшләр башкардык. Кешеләрнең барысы да ярдәм итә, аеруча да авылның мәдәният йорты, ФАП хезмәткәрләре, мәктәп коллективы барлык башлангычларда булышлык күрсәтә. Барлык мәдәни чараларны яхшы дәрәҗәдә үткәрергә тырышабыз, боларда эшкуар Лилия Зәйнуллина белән Рифхать Заһидуллин ярдәм итә, – дип сөйли Әсхәт Гобәев. – Күрше авылдагы эшкуар Фирдүс Җәләлиев кышын урамнарны кардан чистартуда, җәен чүп үләннәрен җыештыруда һәрчак ярдәм кулы суза”.
Авылда һәркем туган җирне төзекләндерүгә үз өлешен кертергә тырыша. Өлкәннәр зирәк киңәшләре, “Р. М. Заһидуллин” КФХ җитәкчесе – ышанычлы хезмәте һәм иганә ярдәме, эшкуарлар – хәйриячелек, урта буын һәм яшьләр – җәмәгать тормышында актив катнашу һәм авыл территорияләрен тәртипкә китерү белән зур булышлык күрсәтә. Җирлек башлыгының төп бурычы – әлеге көчләрне берләштерү, җирлектә тормыш дәрәҗәсен үстерү өчен авыл кешеләренә тәкъдим ителгән барлык дәүләт ярдәме программаларында, шул исәптән үзара салым программасында катнашу, бу биредә яшәүче кешеләрнең бәяләве буенча аның уңышлы килеп чыга.
“Вазифамнан китәргә вакыт киткәч, якташларым минем эшләремне яхшы сүз белән искә алырлык, миннән соң җирдә якты эз калырлык итеп башкарырга тырышам”, – диде Әсхәт Минзаһит улы.
Байраш җирлегендә яшәүчеләрнең эшчәнлек нәтиҗәсе – төзекләндерү буенча проблемаларны хәл итүгә хуҗалыкчыл якын килү үрнәге, чөнки авыл кешеләре эшнең үзеннән-үзе башланып китмәвен, уртак хезмәткә һәркемнең өлеш кертүе мөһим булуын аңлыйлар.
Исегезгә төшерик, гражданнарның үзара салым программасы – ул финаслана торган программа. Аның асылы гади: авыл кешеләренең үз территорияләрен төзекләндерүгә җыйган һәр сумга Татарстан бюджеттан дүрт сум бүлеп бирә.
фото из архива газеты "Авангард"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев