Без булмасак, кем?
Район җитәкчелеге, иҗтимагый хәрәкәтләрдә катнашучылар буларак, яшьләргә исәп тота.
"Эш ит!" яшьләр хәрәкәтендә катнашучылар белән очрашуда райбашкарма комитеты җитәкчесе Валерий Чершинцев беренчеләр - икътисади һәм техник үсешне, прогрессны төп таратучылар буларак нәкъ яшьләр ролен билгеләп үтте. Яхшылыклар гына эшләү ихтыяҗы булган яшьләр дөньяны, тирә-яктагы кешеләрне тиз аңлыйлар. Кояш төсендәге футболкалар кигән шат күңелле шушы яшьләрнең волонтерлык хәрәкәте, сугыш һәм хезмәт ветераннарына, балаларга, авыруларга һәм картларга игътибарлылык күрсәтү, төрле акцияләр оештыру эшчәнлеге кыска гына вакыт эчендә шәһәрдә танылу тапты. "Эш ит!" яшьләр хәрәкәте тормышка уңай мөнәсәбәте, тискәре психологик халәтне профилактикалау, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, актив тормыш позициясе белән - шәһәребезнең йөз таныкламаларының берсе. Яшьләрнең районыбызның иҗтимагый-сәяси тормышында катнашулары абруйлы була бара, районда һәм аннан читтә бара торган барлык вакыйгалар уртасында кайнаучыларның шәхес булып җитлегү, карьера ясау мөмкинлеге дә бар. Валерий Сергеевич, хәрәкәт җитәкчесе Тимур Фазыловны тыңлагач, оешма эше формаларына новаторларча карарга, мәгълүмати ярдәм өлкәсендә яшьләр хәрәкәте эшчәнлеген активлаштырырга, үз сайтларын булдырырга тәкъдим итте. Районның үсеш планы белән уртаклашты. Очрашуда катнашучыларны якын киләчәктә ачык күк астында Wi-Fi зонасы белән Тәтешебезнең заманча һәм алга киткән шәһәргә әйләнәчәге, анда теләге булган һәркемнең ноутбук яки мобильле телефон аша Интернетка чыга һәм аңардан бушлай файдалана алу мөмкинлеге турындагы хәбәр аеруча кызыксындырды.
Матур яр буйлары һәм сәүдәгәрләр рухын югалтмаган яңартылган урамнар кешеләрне сөендерәчәк. Район да туризмны җәлеп итәр диясе килә, чөнки моның өчен бөтен алшартлар да бар. - Мәктәпне тәмамлаганнан соң белгечлек үзләштереп, һичшиксез туган шәһәребездә калачакбыз. Без булмасак, кем?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев