Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Көн темасы

Безнең ГТО командасы – Татарстанда иң яхшыларның берсе

Яшел Үзәндә ТРның зона этабында җиңгән көчле җиде команда катнашында ярышлар булып узды.

(Тәтеш, 12 март, «Тәтеш таңнары»). ГТО Бөтендөнья комплексы төзелүнең 90 еллыгына багышланган “Хезмәткә һәм оборонага әзер” Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы Республика кышкы фестивале нәтиҗәләре буенча Тәтеш районы командасы өченче урынны яулады.

Яшел Үзәндә ТРның зона этабында  җиңгән көчле җиде команда катнашында ярышлар булып узды.

Безнең делегация составына Тәтештәге 1нче һәм 2нче урта гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары Дмитрий Смирнов, Никита Агеев, Полина Портнова, Ярослав Петухов, гражданнарны яклау көллияте вәкилләре Владислав Кондрашкин, Виктор Мамкин, Игорь Мамкин, Фәнис Гомәров, Тәтеш спорт мәктәбе тренерлары Сергей Мамкин, Игорь Долинин керде. Ярыш ГТО комплексы нормативының 5 төре буенча үтте: гимнастика эскәмиясендә басып торган килеш алга иелү, гәүдәне күтәреп төшерү/тартылу/16 килограммлы гир күтәрү, урыннан озынлыкка сикерү, аркада яткан килеш  бер минут эчендә гәүдәне күтәрү, чаңгыда йөгерү (1дән 5 чак­рымга кадәр).

– Безнең көндәшләр элекке профессионал спортчылар һәм хәзерге вакытта спорт белән нык­лап торып әзерләнүче кешеләр иде. Шулай да алар белән узышырга һәм җиңеп чыгарга була. Безнең командада һәркемнең дә диярлек көчсезрәк ягы булды, нәтиҗәне киләчәктә яхшыртырга мөмкин. Бу алга таба үсеш алырга этәргеч бар дигәнне аңлата. Без бүген үк инде ГТОның җәйге фестиваленә әзерләнүне дәвам итәбез, – дип ­уртаклашты Виктор Мамкин.     

фото: Виктор Мамкин.     

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев