Булганны якларга һәм сакларга кирәк
“Гәҗит турында фикерегез белән уртаклашыгыз әле, нинди темалар мөһим?” – укучыларыбызга әлеге сорауны еш бирәбез.
(Тәтеш, 19 июнь, "Тәтеш таңнары"). Яратып башкара торган хезмәтебез хакында әйтелгән теләсә нинди уй-теләкләр безнең өчен әһәмиятле. Килеп туган проблемаларны чишүдә ярдәм итәргә тырышабыз, чөнки күпчелек сорауларны без, әлеге темаларны гәҗиттә кузгатып тормыйча, “кадр артында” хәл
итәбез. Үзебезнең язмаларга карата алынган җавап сүзенә ихластан сөенәбез.
Гөлсем Хәлиуллова: “Гәҗит кызыклы. Бары тик өлкәннәргә генә түгел, шулай ук балаларыбыз өчен дә мәгълүматлар күп. Укытучы булып эшлим, шуңа күрә яраткан районым турындагы тарихи материаллар белән аерым кызыксынып танышам, аларны эшемдә укучыларга куллану өчен җыеп куям. Иң мөһиме – безнең гәҗит тормышка уңай мөнәсәбәт булдыра: кече ватаныбызның ничек үсүе, тугын ягым Олы Тарханда һәм күршелектәге җирлекләрдә нинди данлыклы, эш сөючән кешеләр яшәве, аларны ниләр борчуы һәм сөендерүе хакында сөйли. Күпләр минем белән килешер, дип уйлыйм: җирле матбугат әле тагын бик күп дистә еллар эшләргә тиеш, ул безгә кирәк. “Тәтеш таңнары” һәм “Авангард”ның озын гомерле булуын телим. Без гәҗитне яздырачакбыз һәм укыячакбыз”.
Гүзәл Сөләйманова: “Гәҗитне һәрвакытта алдырабыз, яздырыргамы яки юкмы икән дигән шикләнүләр хәтта булганы да юк. Аны вакытында рәсмиләштерергә тырышабыз. Минем уйлавымча, мәгълүматлар җитәрлек. Тәнкыйть аз, шулай да тәнкыйтьләр урын да юк кебек. Тәтештә төзекләндерү буенча көн саен эшләр алып барыла, шәһәр үзенең тышкы күренешен сизелерлек үзгәртә, яңа утырткан үсентеләр күтәрелеп киткәч, газоннар яшелләнгәч – тагын да матурланып китәчәк. Авыл хуҗалыгы җитәрлек күләмдә яктыртыла – язмаларны кызыксынып укыйм. “Кыңгыр эшләр” рубрикасы ошый, соңгы вакытларда аны күрмим әле, районда барысы да тынычтыр, мөгаен, бу шулай ук әйбәт. “Сорарга телим” рубрикасы кызыклы, үзем өчен нинди дә булса файдалы нәрсәләр табам. Уңышлар һәм иминлек сезгә”.
Раиса Матвеева: “Гәҗитне яздырырга беркайчан да онытмадым, бу гаиләбездә шулай тиеш кебек кабул ителә, аны барыбыз да яратып укый. Башта барлык сәхифәләрне карап чыгам. Беренче чиратта 4нче битне укыйм, игъланнар, котлаулар җәлеп итә – гомер бәйрәмен билгеләп үтүчеләр арасында таныш кешеләр дә бар бит. Аннары барысын да рәттән укыйм. Кайберәүләр бәясе кыйммәт, акча җитешми диләр. Әйбер хаклары һәр нәрсәгә дә үзгәреп тора, моңа гаҗәпләнергә кирәкми. Үземнең дә хезмәт хакы зур түгел, шулай да без гәҗиттән башка яшәмибез, колбасадан баш тартам, әмма район гәҗитен яздырам. Журналистларның да, хат ташучыларның да эшләре булып торсын иде, сәламәтлек телим”.
Михаил Николаев: “Безнең гәҗиткә һәркем үзенчә мөнәсәбәттә карый: кемдер мактый, күптәнге дустына әйткәндәй, файдалы киңәшләрен бирә, ә кемдер тәнкыйтьли – никадәрле кеше булса, фикерләр дә шулхәтле үк. Танышлар белән аралашканда кайчакларда район гәҗитендә ниләр язулары турында сүз кузгатабыз, аның битләрендә кемнәрнеңдер “чәнечкеле” язмалар күрәсе килүен ишетәм, ә кемгәдер игъланнар, котлауларның күп булуы ошамый.
Район гәҗите озак еллар яшәсен иде. Без хатыным белән биредә туып-үстек, төньяк башкалада эшләдек, лаеклы ялга чыккач, үзебезнең кече ватанга кайттык. Монда күп нәрсәләр үзгәргән: узган унъеллыкта предприятиеләр ябылды, без яраткан Тәтеш җитештергән азык-төлекләр сатуга чыкмый башлады. Яңадан торгызуга караганда, ябып куюы җиңелрәк – бу һәркемгә дә аңлашыла. Шуңа күрә дә гәҗитебезне япмасыннар өчен, аны сакларга кирәк дип әйтәсе килә. Интернет гөрләп үсеш алган гасырда китап, гәҗит хакында оныта башлыйлар. Интернет бер нәрсә, ләкин аны гәҗитнең кәгазь төре белән берничек тә чагыштырырлык түгел. Район гәҗитенең һәрвакытта да безнең чынбарлыкның чагылышы булуы бәхәссез. Район гәҗите җирлектәге яңа аналитик мәгълүматны яктырта. Районда нинди эшләр башкарылуын белеп тору безнең өчен кызыклы, үзебезнең гәҗиттән башка безгә бу хакта кем җиткерер. Гәҗиткә алгарыш һәм үзенең тоткан урынын югалтмавын телим”.
фото: архив/Авангард
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев