Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Яңа җайланмалар бар. Кадрлар кирәк

Тәтештә сәламәтлек саклау хезмәткәрләре киңәшмәсе узды, анда район башлыгы Рәмис Сафиуллов, ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владислав Виниченко катнашты

(Тәтеш, 26 февраль, “Тәтеш таңнары”, Елена Викторова).

Капиталь ремонтка, сәла­мәтлек саклауның яңа объектларын төзүгә, җайланмалар, җиһазлар һәм кирәк-ярак әйберләр сатып алуга соңгы өч елда 100 миллион сумга якын акча юнәлтелгән. 

– Төп корпус бинасын ремонтлау дәвам иттерелә, поликлиника, стоматология поликлиникасы, бала тудыру бүлегенә ремонт ясалды. Хастаханә шәһәрчеге территориясенә даими рәвеш­тә төзекләндерү уздырыла, – дип хәбәр итте үзенең докладында Тәтеш үзәк район хастаханәсенең баш табибы Илья ­Савельев.   
Аның әйтүенчә, 2022 елда үзәк район хастаханәсе стационарының беренче катын капиталь ремонтлау тәмамланган, Кече Әтрәчтә модульле ФАП төзелгән. Бүгенге көндә инфекция бүлеге бинасына капиталь ремонт ясау таләп ителә. Шулай ук, ашыгыч ярдәм бүлегенең 6 машинасына гараж төзү дә иң мөһиме булып кала бирә. Проект-смета документлары эшләнелгән.  

– “Сәламәтлек саклау” илкүләм проек­тының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын яңартып төзекләндерү программасы буенча эксперт класслы ике УЗИ аппараты, видеоколоноскоп сатып алынган. Аны сатып алу кирәклеге эчәклекләрдә яман шеш ачыклануның саны арту белән бәйле. Андый пациентларны элек республика клиник онкология диспансерына юллыйлар иде, район кешеләре хәзер яшәү урыны буенча тикшеренә ала, – дип аңлатты Илья Вячеславович. – ФГДС аппараты сатып алынды. Моннан тыш, рентгенология җайланмасы яңартылды. Цифрлы флюо­рография аппараты яңага алыштырылды, шулай ук цифрлы яңа маммограф урнаштырылды, бу “Бердәм рентгенолог” сис­темасында сурәтләрне ике тапкыр карау уздыру мөмкинлеген бирә.    

Баш табиб әйтүенчә, Тәтеш районында халык структурасында 60 яшьтән олырак яшь төркеме 32,4 процент тәшкил итә. 

– Татарстанстат мәгълүматлары буенча, Тәтеш районында 2022 елда 325 кеше вафат булган, бу 2021 елга караганда 127гә ким, – дигән статистиканы китерде Илья ­Вячеславович.  

Аның әйтүенчә, кан әйләне­ше, сулыш органнары системасы, яман шеш чирләре үлем-җитемнең төп сәбәпләре булып тора. 2022 елда өлкән буын гражданнарга системалы ярдәм һәм яшәү сыйфатын яхшырту программаларын тормышка ашыру кысаларында районда, гериатрия хезмәтен алга җибәрү максатында, өлкән кешеләрне кабул итү өчен поликлиникада бүлмә бирелгән, эшләргә табиб-гериатр килгән.   

Илья Вячеславович үзенең докладында диспансеризация узу зарурилыгына басым ясады. Баш табиб билгеләп үткәнчә, узган елны диспансеризация узган һәр егерме кешенең берсе диярлек, аеруча да авыл кешеләре, үзләренең авырулары турында беренче тапкыр белгәннәр. 

Тәтеш үзәк район хастаха­нәсендә кадр­лар кытлыгы проблемаларның берсе булып тора. Бүгенге көндә районның сәламәтлек саклау системасында 39 табиб, 221 урта медицина хезмәткәре эшли. 2022 елда 4 табиб һәм 6 шәфкать туташы эшкә урнаштырылган. Медицина югары уку йортларында бүгенге көндә килешү нигезендә 17 кеше укый.  

Баш табиб 2023 елга рай­онның сәламәт­лек саклау сис­темасының максатларын һәм бурычларын бил­геләп үтте: бу профилактик тикшеренү һәм диспансеризация узу буенча планны үтәү, белгечләрне җәлеп итү буенча эшләрне дәвам иттерү, өзлегүләрне профилактикалау, яңа коронавирус инфекциясен бары тик поликлиникада гына түгел, шулай ук ФАПларда кичергән затларга диспансер күзәтүе һәм амбулатор этапны алып бару. Шулай ук, озак вакытлы карау системасы кысаларында, социаль хезмәтләр белән берлектә өлкән яшьтәге гражданнарны сәламәтләндерү буенча эшләрне дәвам иттерү ­планлаштырыла.  
ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владислав Виниченко үзенең чыгышында районга белгечләр­не җәлеп итү өчен барлык ысулларны табарга кирәк, республикада игълан ителгән Педагог һәм остаз елында, тәҗрибәле һәм яшь хезмәткәрләр белән үзара ярдәмләшеп эшләүне, шулай ук халыкны диспансеризацияләү планын үтәү буенча эшне активлаштыруны  тагын да җайга салырга кирәк, дип билгеләп үтте. 

Владислав ­Валентинович хезмәт­кәрләр­нең эш шартларын һәм Тәтеш үзәк район хастаханәсенә пациентлар йөрүен югары бәяләде, мондый ремонт хәтта Казандагы кайбер медицина учреждениеләрендә дә юк, дип билгеләп үтте. 

Район башлыгы Рәмис Сафиуллов очрашу ахырында медицина хез­мәт­кәрләреннән пациентларга карата игътибарлырак булуны таләп итте. Ул шулай ук демографияне арттыру мәсьәләсен хәл итүгә вакыт таләп ителә диде. Районда унбиш елдан күбрәк элек күпчелек предприятиеләр ябылган иде, бүгенге көндә җитәкчелек тарафыннан яңа эшче урыннар булдыру буенча зур эшләр алып барыла, бу киләчәктә яшьләрне җәлеп итәргә булышачак. 
Рәмис Хатыйп улы шулай ук медицина хезмәткәрләренә тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, сезнең һөнәрегез зур түземлек, кыюлык, күңел сизгерлеге таләп итә, дип билгеләп үтте. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев