Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Көн темасы

Игълан тактасы бармы? Игълан тактасы юк...

Татарстанда август азагы өчен гадәти булмаган эссе һава торышы күзәтелә, температура рекорд куя һәм көндезләрен 30 градустан да артып китә.

 (Тәтеш, 28 август, “Тәтеш таңнары”). Тәтеш районында яшәү­че­ләрнең кайберләре эссе­лектән котылу өчен сулык яннарына баруны өс­тен күрәләр, әмма җи­һаз­ландырылмаган урыннарда су коену бәла-каза китереп чыгарырга мөмкин.

Ял итүчеләрне мөмкин булган куркынычлылык турында кисәтү өчен, “Авангард” газетасы журналистлары районның админис­тратив-техник инспекциясе начальнигы Максим Гудков, ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең Кама Тамагы инспекторлык учас­тогы җитәкчесе Алексей Ананьев һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы буенча учас­ток уполномоченныйлары составындагы мобиль төркем белән берлектә атна саен рейдларда катнашалар.

Бу атнада мобиль төр­кемнең максаты профилактик чаралар үткәрү генә түгел, ә су объектлары янындагы территорияне су коену тыелуы турында кисәтүче игълан такталары булу-булмауга да тикшерү иде.

Рейд барышында без Татар Бидәңгесе, Бакырчы, Олы Тархан, Югары Тархан, Урюм, Килдеш авыллары янындагы сулыкларда, Садоводтагы күлдә һәм Тәтеш шәһәрендәге карьерда булдык. Аларның берсендә дә кешеләр юк иде.

Олы Тархан авылындагы күл ярында без Ульяновскидан килгән балыкчыларны очраттык, ә Садоводта кармаклар тоткан малайлар белән аралаштык. Балыкчылар да, балалар да җиһазландырылма­ган урын­нарда коенырга ярама­ганлыгын һәм суда үз-үзеңне тоту ка­гыйдәләрен белүләрен әйттеләр.

– Рейд күрсәткәнчә, Югары Тархан, Олы Тархан һәм Тәтештәге карьер янында игълан такталары юк. Ләкин бу, әлеге сулыкларда коенырга ярый дигәнне аңлатмый. Алар җиһазландырылмаган булып торалар, – дигән нәтиҗә ясады Максим Гудков.  

Синоптикларның алдан ук фаразлап куюы буенча якын көннәрдә һава торышының суытуы кө­телми. Без Тәтеш районы халкына су объектларында иминлек кагыйдәләрен үтәргә киңәш итәбез. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: купание