Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Камышлар, бораулар, ботаклар белән коралландылар

Биоресурслар ­буенча ТР Дәүләт комитеты хез-мәткәрләре ел саен гыйнвардан майга кадәр ­“Балык булсын!” акциясе үткәрә.

(Тәтеш, 24 февраль, “Тәтеш таңнары”, Руслан Багиров, фото Сергей Кириллов).

Кышкы вакытларда сулык­ларга керүе җиңелләрдән түгел, шуңа күрә табигатьне саклау акциясе еш кына мавыктыргыч сәяхәткә әверелә. Аеруча да гражданнарны яклау көллияте студентлары өчен, алар әлеге чараны үткәрүгә даими рәвештә җәлеп ителәләр. Анда катнашучылар кар чүле буйлап сулыкларга кар машиналарында, кыскасы, җилдән җитез җилдереп керәләр.  

Узган атнада биоресурслар буенча ТР Дәүләт комитеты хезмәткәрләре, студентлар, иҗтимагыйчылар һәм балыкчылар бораулар, камышлар һәм ботаклар белән коралланып, Садовод күлендә 150дән артык куыш бораулап чыктылар. Хәзер инде сулыктагы тереклеккә кислород җитмәүдән куркырга кирәкми.  

– Боз киткәннән соң кече­рәк плотиналар, күлләр өстендә еш кына күпләп үле балыклар йөзеп йөрүе кү­зәтелә. Аларның үлүе якынча гыйнвардан мартка кадәрге аралыкта сулыкларда кислород җитмәү һәм куркыныч газларның күп булуы сәбәпле килеп чыга. Бу вакытта балык тын кысылудан буылу кичерә һәм һава булган урынны табарга тырыша. Судагы тереклеккә кислород бирү өчен куышлар бораулап ясала, ә инде алар катмасын өчен, шуның өстенә камыш бәйләмнәре һәм ботаклар куела, – дип сөйләде Тәтеш районының МРО начальнигы Сергей ­Кириллов.   
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев