Көн тәртибендә – кыр эшләренә әзерләнү
Район башлыгы Рәмис Сафиуллов һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре киңәшмәсендә минераль ашламалар, техникаларны кырга чыгаруга әзерләү төп мәсьәлә булды.
(Тәтеш, 13 март, “Тәтеш таңнары"). Бүгенге көндә район аграрийлары 2020 ел уңышына минераль ашламалар туплау буенча яхшы эш башкарган. Шулай итеп, “Колос” агрофирмасында – чәчү мәйданының бер гектарына тәэсир итүчән матдә исәбендә 137 килограмм минераль ашлама тупланган, “Агроил” хуҗалыгында – 135, “Бакырчы”да – 90, “Авангард”та – 70. Әмма районның кайбер авыл хуҗалыкларында әлеге күрсәткеч түбән. “Язгы кыр эшләре башланганда һәрбер хуҗалык тәэсир итүчән матдә исәбендә гектарга кимендә 100 килограмм ашлама әзерләргә тиеш, ул булачак уңышка турыдан-туры йогынты ясый”, – диде Рәмис Хатыйп улы, аграрийларга мөрәҗәгать итеп.
Тәтеш районы 2020 ел уңышына ашламалар хәстәрләү буенча ТРда алдынгылар өчлегендә.
7 мартка уртача әзерләнгән:
Җитәкчеләрнең отчетларыннан аңлашылганча, райондагы авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә техникаларның кырга чыгуга әзерлеге 70 процент тәшкил итә, “Колос” агрофирмасында яңа сезонга 6 яңа трактор сатып алынган, әзерлек – 90 процент.
“Тиздән кырга чыгачаксыз. Сезнең эшчәнлек нәтиҗәсе ашламалар һәм чәчүлекләр әзерләү буенча эшләрнең сыйфатына, кырларның уйлап куелган картасын һәм технологияләрен файдалануга, хезмәткә лаеклы түләүгә бәйле, ул шулай ук авыл үсешенә һәм авыл кешеләренең тормыш дәрәҗәсенә тәэсир итә”, – диде район башлыгы, җыелышка йомгак ясап.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев