Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Район урманчылары киләчәккә бурычлар куйды

Татарстанда 2023 елда урманнарда янгын чыгу куркынычы сезонына әзерлек алып барыла

(Тәтеш, 19 февраль, “Тәтеш таңнары”, Дина Мансурова). 

Тәтештә эш сәфәре белән ТР урман хуҗалыгы министрының беренче ­урынбасары ­Илгизәр ­Зарипов ­булды. 

Килүенең максаты – ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләр­нең 2022 елдагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясау: Тәтеш урманчылыгы һәм Тәтеш урман ху­җалыгының хезмәт коллективлары, шулай ук райондагы җирлек башлыклары белән ­очрашу.  
Киңәшмә район башкарма комитеты җитәкчесе Альберт Гасимов катнашында хакимият бинасында үтте. 

Тәтеш урманчылыгы җитәк­че­се-урманчысы Ранил Рәхмә­туллин узган елда башкарылган эшләр, 2023 елга бурычлар һәм алда торган янгын чыгу куркынычы, урман культурасы сезонына әзерлек барышы турындагы мөһим док­лад белән чыгыш ясады. Аерым алганда, ул 2022 елда урманчылык территориясендә 144,5 гектар мәйданда – урман торгызу, 979,5 гектар мәйданда –  диләнке бүлеп бирү, 460 гектарда чәчкеннәрне һәм агач үсентеләрен карап үстерү эшләре башкарылуы турында сөйләде.  

– Урманнарда янгын чыгуны булдырмау максатында аларны сүндерү планы эшләнелде, урманнарны янгынга каршы тәртипкә китерү буенча зур эшләр башкарылды. Чаралар комплексы кысаларында урман янгыннары таралуны тоткарлаучы 20 чакрым озынлыктагы минераллаштырылган полосалар төзү,  37 чакрым озынлыктагы янгынга каршы билгеләнгән юлларны ясау һәм яңартып төзекләндерү эшләре башкарылды, – дип хәбәр итте ­Ранил Заһит улы.  

Урманчылык  җитәкчесе әй­тү­ен­чә, узган елны урман инспекторлары тарафыннан 855 патруль тору үткәрелгән. Агачларны законсыз кисү буенча 11 беркетмә тутырылган. Урман кишәр­легендә үз белдеклеге белән шөгыль­ләнүнең – бер очрагы, урман фондына зур зыян салу – урман аслыгын юк итүнең ике очрагы ачыкланган.   

Шулай ук Тәтешнең урман хуҗалыгы директоры Рәис Халитов, беренчел профсоюз оешмасы рәисе Виктор Зай­кин да док­лад белән чыгыш ясады.

Район башкарма ­комитеты җитәкчесе Альберт Гасимов урманчылык тармагының әһә­миятен билгеләп үтеп, районның социаль-икътисади үсеше, 2022 елда илкүләм проектларны, федераль һәм республика программаларын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында сөйләде. Чыгышта автомобиль юллары янындагы урман полосаларыннан чыбык-чабыкларны, янгын чыгу куркынычы сезоны җиткәнче көнкүреш чүп-чарын җыеп алуны үз эченә алган санитар-сәламәтләндерү чараларының мөһимлегенә басым ясалды.  

Министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов очрашуга йомгак ясап, узган елда тырыш хезмәт куйганнары өчен барысына да рәхмәт белдерде.  

– 2022 елга планлаштырыл­ган барлык эшләрнең күләме йөз процентка үтәлде, – дип бәяләде Тәтешнең урман хез­мәткәрләре эшен Илгизәр Наил улы һәм, Татарстанда былтыргы янгын куркынычы сезонына җитди рәвештә игътибарны юнәлтеп, болай диде: – Шунысы да бик мөһим, район урманнарында бер генә янгын чыгуга да юл куелмады. Алда торган чорга төп бурыч – урман торгызу кампаниясенә һәм урманнарда янгын чыгу куркынычы сезонына яхшы итеп әзерләнү. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев