Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Рәмис Сафиуллов Тәтеш районында яшәүчеләргә мөрәҗәгать итә

15 февраль – Ватаннан читтә хезмәт бурычларын үтәгән россиялеләрне искә алу көне.

(Тәтеш, 15 февраль, “Тәтеш таңнары”).

Район башлыгы Рәмис Сафиуллов Тәтеш районында яшәүчеләргә мөрәҗәгать итә:
– Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көне совет гаскәрләрен Әфганстаннан тулысынча чыгаруга багышланган. Бу көнне без Ватанга тугрылыклы булуларын дәлилләгән, илебездән читтә көрәшеп, аның мәнфәгатьләрен яклаган барлык солдатларны искә алабыз. Болар дус дәүләтләргә ­интернациональ ярдәм күрсәтүчеләр, дөньяның “кайнар нокталар”ында сугышучылар, җирле бәрелешләрдә һәм тынычлыкны саклау операцияләрендә катнашучылар.
Без яу кырыннан кайта алмаучылар алдында баш иябез. Без үзләренең хәрби бурычларын намус белән үтәгән солдатларга – хәрби хәрәкәтләр ветераннарына рәхмәт әйтәбез, алар бүгенге көндә дә безгә батырлык, ныклык һәм Ватанга мәхәббәт үрнәге күрсәтәләр. 

фото: архив/Авангард
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев