Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Көн темасы

Республикада бөртеклеләрнең яртысы җыеп алынган

Татарстанда 2 млн 941 мең тонна ашлык җыелган.

(Тәтеш, 21 август, "Тәтеш таңнары"). Татарстанда 2 млн 941 мең тонна ашлык җыелган. Бөртекле һәм кузаклы культуралар 752,4 мең га мәйданнан җыеп алынган, бу әлеге культураларның урып-җыю мәйданының 50 процентын тәшкил итә. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Суктырылган ашлык күләме буенча Буа районы алда бара — 132,7 мең тонна, шулай ук Тәтеш районы — 131,3 мең тонна һәм Зәй районы — 124,8 мең тонна», — дип билгеләп үтелә хәбәрдә.

Шул ук вакытта республиканың 17 районы урып-җыю кампаниясе экваторын узып китте инде. Мәсәлән, Яшел Үзән районында бөртеклеләрнең 64 проценты җыелган, Ютазы районында — 63 проценты, Әлки районында — 61 проценты, Нурлат районында — 59 проценты , Апас районында — 58 проценты, Саба районында — 57 проценты, Азнакай һәм Баулы районында — 56 проценты, Әтнә, Буа һәм Зәй районында 55 проценты җыеп алынган

Тулаем республика буенча бөртеклеләрнең уңдырышлылыгы бер гектардан 39,1 центнер тәшкил итә, иң югары күрсәткеч — Зәй районында, анда уңыш гектардан 60,4 центнер чыга.

Аны «Татар-информ» хәбәр итә 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев