Тәтеш районы башлыгы янгын сүндерү каравылы ветераннарына һәм хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итә
30 апрель – Россиянең янгын сүндерү хезмәткәрләре көне
(Тәтеш, 30 апрель, “Тәтеш таңнары”). Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов янгын сүндерү каравылы ветераннарына һәм хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итә:
– Сезнең хезмәтегез – ул даими куркынычлылыкта булу, башка кешеләрне коткару хакына батырлыклар кылу. Осталык, кыюлык, тәвәккәллегегез, беренче чакыруга ярдәмгә килергә әзер торуыгыз, экстремаль шартларда бердәм эшләвегез районда яшәүчеләрдә сезгә карата олы ихтирам һәм рәхмәт хисләре уята. Сезнең тәҗрибәгез, һөнәри осталыгыгыз гадәттән тыш хәлләр булганда алга таба да ышанычлы ярдәмчегез булыр дип ышанам.
Сезгә нык сәламәтлек һәм җиңел булмаган, ләкин мактаулы, зур әһәмияткә ия хезмәтегездә уңышлар телим!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев