Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Көн темасы

Тәтеш районында мобиль поликлиника эшли башлады

Кичә Тәтеш районы Бакыр­чы авылында җирлектәге кешеләргә профилактик тикшерү уздыру өчен респуб­ликада беренчеләр­дән булып күчмә мобиль медицина комплексы үз эшен башлады.

(Тәтеш, 9 август, "Тәтеш таңнары", Инга Сәфәрова (автор фотосы).  Кичә Тәтеш районы Бакыр­чы авылында җирлектәге кешеләргә профилактик тикшерү уздыру өчен респуб­ликада беренчеләр­дән булып күчмә мобиль медицина комплексы үз эшен башлады.

Мобиль поликлиника хез­мәтен ачуда Тәтеш райо­ны башлыгы Рәмис Сафиуллов һәм Татарстан Респуб­ликасының Сәламәтлек саклау министры Марат ­Садыйков катнашты.

“Республикабызда илкүләм проектларны тормышка ашыру тулы көченә бара, шул исәптән беренчел медицина-санитария ярдәме күрсәтү – мөһимнәрнең берсе. “Бердәм Россия” Бөтенроссия партиясенең Татарстан бүлеге инициативасы буенча һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән авыл кешеләренең комплекслы диспансеризациясен үткәрү өчен күчереп йөртелә торган заманча диагностика, лаборатор җайланмалар белән җиһазландырылган терапевт, невролог, уролог, хирург, акушер-гинеколог, офтальмолог бүлмәләре урнаш­тырылган дүрт сәламәтлек автопоезды – мобиль поликлиника сатып алу турындагы карар кабул ителде, – диде министр. – Күчмә полик­линика эшенең төп максаты – ул авыл кешеләрен профилактик тикшерү белән йөз процент колачлау. Диспансеризация­нең икенче этабы мобиль поликлиникаларда узачак дияргә мөмкин. Мобиль комплекслар хезмәт күрсәтү зоналары буенча – республикабызның үзәк өлешендә, төньяк-көнбатышка, көньяк-көнбатышка ­беркетеләчәк”.

Район башлыгы Рәмис Сафиуллов мондый күчмә комплексларның район үзәгеннән еракта урнашкан торак пунктларда эшләү әһәмиятен билгеләп үтте: “Авылда яшәүчегә медицина тикшерүе узар өчен үзенең ярдәмче хуҗалыгын калдырырга һәм берничә уннарча чакрым ерак­лыктагы шәһәргә барырга кирәк. Мобиль поликлиника кешеләргә авылның үзендә үк профилактик тикшерү узу мөмкинлеген бирә. Без Президентка һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә ярдәм иткәне, авыл халкын кайгыртканы өчен рәхмәтле”.

Медицина тикшерүе узган кешеләр үзләренең тәэсирләрен уртаклашты: “Биредә без анализлар да тапшырдык, УЗИ да үттек, медицина билгеләмәсе белән консультация дә алдык. Барысына да зур рәхмәт”, – ди урта яшьләрдәге хатын-кыз.

“Күчмә поликлиникага без шулкадәрле шат. Мин үзем дә зур стажлы авыл фельдшеры һәм кызым да минем сукмактан китте, шуңа күрә дә медицина тикшерүен вакытында узу ничек мөһим икәнлеген яхшы беләм. Авыл кешеләренең урында сыйфатлы медицина хезмәте алу мөмкинлеге булуына бик сөенәбез”, – дип уртак­лашты Бакырчы авылында яшәүче Мәхмүдә ханым Мөстәкыймова.

Мобиль поликлиника ай дәвамында районыбызның башка авылларында да ­булачак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев