“Тәтеш таңнары” гәҗитен яздырып кал
“Тәтеш таңнары” гәҗитен яздырып кал, 20нән 30 апрельгә кадәр ташламалы ункөнлек бара, ташлама – 58 сум 2020 елның 20 апреленнән 30 апреленә кадәр 6 айга ташламалы яздыру ункөнлеге вакытында гәҗитнең бәясе – 676 сум 38 тиен (735 сум урынына). Ташлама – 58 сум.
(Тәтеш, 20 апрель, «Тәтеш таңнары») Яздырырга мөмкин:
Почта бүлекләрендә.
Почта бүлегенә килү санитар-эпидемиологик хәл яхшырганчыга кадәр, 2590 номерына бушлай СМС-хәбәр җибәреп һәм СМС-хәбәр аша бердәнбер кодны җавап буларак кабул итеп рөхсәт алганнан соң (Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары, № 240, 31.03.2020
ел) рөхсәт ителә.
Үзегезнең почтальоннарда.
Хат ташучыларның барысы да коронавирус инфекциясен кисәтү буенча профилактик чаралар турында инструкция узган.
Uslugi.tatarstan.ru сайтында.
Бүләк оттыру үткәрелә* Төп приз – телевизор
Төп приз – телевизорның бәхетле хуҗасы кем буласын 2020 елның 30 июнендә бүләкләр уйнаткан чакта беләчәкбез.
“Тәтеш таңнары” гәҗитен 2020 елның II ярты еллыгына 6 айга рәсмиләштерүчеләр оттырышта катнаша ала.
Катнашу өчен “Тәтеш таңнары”н рәсмиләштерүне раслаучы квитанция күчермәсен 26 июньгә кадәр гәҗит редакциясенә яисә tetuch_awangard@rambler.ru электрон адресына үзегезнең телефон номерын күрсәтеп юлларга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев