Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Көн темасы

Тәтешле сорый, битлекне салабызмы

Роспотребнадзор идарәсенең Тәтеш, Буа, Апас һәм Чүпрәле районнарында территориаль бүлек начальнигы урынбасары Олег Мазюкин мөрәҗәгать итте. 

(Тәтеш, 3 апрель, “Тәтеш таңнары”). Тәтеш районында яшәүчеләрне соңгы вакытларда Татарстанда битлек кию тәртибенең гамәлдән чыгарылуы хакындагы сорау кызыксындыра.

Без аңлатма сорап Роспотребнадзор идарәсенең Тәтеш, Буа, Апас һәм Чүпрәле районнарында территориаль бүлек начальнигы урынбасары Олег Мазюкинга мөрәҗәгать иттек. 

– ТР Министрлар Кабинетының 2020 елның 19  мартында кабул ителгән карары нигезендә, респуб­ликада кибетләрдә, җәмәгать транспортында, дини биналарда, хезмәт күрсәтү объектларында маска кию тәртибе гамәлдә булуын дәвам итә.

Моннан тыш, РФ Баш дәүләт санитар табибының 2020 елның 16 октябрендә кабул ителгән карары нигезендә, Россия тер­риториясендә яшәүче затлар халык күп була торган урыннарда, җәмәгать транспортында, таксида, парковкаларда, лифтларда сулыш органнарын саклау өчен гигиена битлекләрен киюне тәэмин итәргә тиешләр.

Шулай итеп, маска кию тәртибе Татарстанда федераль нормалар гамәлдән чыгарылганчыга кадәр сак­ланачак, – дип аңлата Олег Алексеевич.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев