Тәтештә әниләр һәм кызлар ярышты
Конкурс башланганчы мәктәп укучылары шигырьләр сөйләделәр, матур җырлар башкардылар.
(Тәтеш, 24 март, “Тәтеш таңнары”). Тәтештәге беренче урта мәктәптә “Ягез, әле әниләр һәм ягез, әле кызлар” бәйгесе булды.
Конкурс башланганчы мәктәп укучылары шигырьләр сөйләделәр, матур җырлар башкардылар. Алып баручылар Гүзәл Хәмидуллина белән Камилла Павлушина тамашачыларны һәм бәйгечеләрне сәламләп, ярышның башлануын белдерделәр.
Чараны оештыручылар берничә номинацияне тәкъдим итте. Беренчесендә – “Таныш булыйк” та – әниле-кызлы Лилия һәм Айзилә Галиуллиналар, Сөембикә һәм Әминә Гаязовалар, Гүзәл һәм Әминә Халитовалар, Алинә, Зәринә һәм Саминә Йосыповалар үзләре хакында таныштырып үттеләр. “Шигырь сөйләү остасы”нда кызларның һәркайсының да чыгышы бик ошады. “Җырлыйбыз да, биибез дә”ге өлеш аеруча да җанландырып җибәрде. Кызлар татар биюендә күбәләкләрдәй очып әйләнделәр. Аннан соң алар әниләре белән бергәләп матур җырлар башкардылар. Ә инде “Калфак бизәү” аеруча да үзенчәлекле булды. Кызлар әниләре белән бергә милли баш киемен бик матур итеп ясадылар. “Милли кием”не күрсәтү һәркемдә соклану уятты. Залдагылар татар халкының затлы күлмәкләрен карап хозурландылар. Бәйгечеләр яңа турга әзерләнгән арада мәктәпнең үзешчән сәнгатьтә катнашучылары биюләре, җырлары белән йөрәкләргә иҗат рухы, илһам өстәделәр. Никита Шумилкин татарча җырлаганда зал алкышларга күмелде. Бәйге мәктәп укучыларының җыр-биюле чыгышлары, татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары хакындагы сорауларга җаваплар табу, мәкальләрне белү кебек кызыклы номерлар белән үрелеп барды.
Конкурста катнашучыларның осталыгын “Ак калфак” һәм “Татар гаиләсе” иҗтимагый оешмалары җитәкчесе Рима Сафиуллова рәислегендәге гадел жюри бәяләде. Рима Гомәр кызы иганәчелегендә һәр гаиләгә төрле номинацияләр буенча Диплом, акчалата сертификат тапшырылды, бу бәйгенең иң күңелле мизгелләре булды.
Рима Сафиуллова:
– Бәйге оештырган өчен 1нче мәктәптәге татар теле һәм әдәбияты укытучыларының барысына да рәхмәт. Мондый ярышлар бик мөһим. Чөнки аларда киләчәк буынның халкыбыз йолаларын, ана телебезне никадәрле яхшы белүе чагыла. Кызларга да, аларның әниләренә дә чын күңелдән сокланып, алкышлап утырдык. Бик матур бәйрәм булды!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев