Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тылсымлы театр җиңү китерде

Тәтештә район мәдәният йортында ата-аналар комитетларының “Дус сыйныф серләре” республика конкурсының зональ этабы булды

(Тәтеш, 18 февраль, “Тәтеш таңнары”). Анда җиңү яулар өчен Тәтеш, Апас, Буа, Чүпрәле, Кайбыч, Кама Тамагы районнарыннан алты ана-аналар комитеты җыелды.  

Аларга дүрт конкурс этабы: “Дус сыйныф серләре” күргәзмәсен күрсәтергә, “Безнең күңелле дус сый­ныф” йөз таныкламасын тәкъ­дим итәргә, “Халык мәдәнияте һәм йолалары” иҗади проектын якларга һәм классның интернет-ресурсын тәкъдим итәргә кирәк булды.
Бәйгечеләрнең үз сәләтләрен һәм осталыкларын бөтен яклап күрсәтергә әзер булулары район мәдәният йорты фойесында ук сизелеп торды. Кайбыч районы вәкилләре, кыскасы, ир-егетләрдән генә торган коллектив, балалар белән ничек итеп бергәләп кул эшләнмәләре ясауда цифрлы технологияләр кулланулары турында сөйләде. Шулай ук апаслылар да күп төрле кул эшләнмәләрен куйдылар, һәм алар әйтүенчә, бу – аларның үз куллары белән ясаган әйберләрнең бары тик бик аз өлеше генә. Чүпрәлеләр татар милли киемнәрнең матурлыгын һәм аш-су осталыкларын күрсәттеләр. Тәтешлеләр жюрины мәдәният һәм сәнгать дөньясына чакырдылар, театр күренеше белән сокландырдылар. Буа мәктәпләре укучыларының ата-аналары балаларының иҗатны һәм спортны яратулары хакында сөйләделәр, спорт казанышлары өчен бирелгән ике сандык тулы медальләрен күрсәттеләр. Кама Тамагыннан килүчеләр үзләренең балалары – гаҗәеп уңышларга ирешүчеләр дип саныйлар, чөнки алар укуда да, иҗатта да югары урыннар яулыйлар.         

Район башкарма комитетының мәгариф бүлеге начальнигы Гөлнара Кирилина чараны ачып, болай диде:
– Ата-аналар комитетларының “Дус сыйныф серләре” республика конкурсы зур әһәмияткә ия, чөнки ул ата-аналар белән балалар арасында булырга тиешле мөнәсәбәтне күрсәтә. 

Йөз таныкламасында һәр команда үз сыйныфын тәкъдим итеп, үзләренә генә хас үзенчәлекләрне тапты. Кайбычлылар киң танылган “сыгылмалы йөреш”не кулланып, хореографик номер күрсәттеләр. Тәтешнең  ата-аналар командасы балалары һәм аларның сыйныф җитәкчесе белән берлектә чыгыш ясап сокландырдылар. Кама Тамагыннан килүчеләр бер-берләрен нык тотып, физкультура пирамидасын төзеделәр.  Чүпрәлеләр туган телне яратулары турында сөйләделәр. Апас мәктәпләре укучыларының ата-аналары бары тик бишлеләрдән генә торган “Чын ата-ана аттестаты”н күрсәттеләр. Буалылар ата-аналарга “Оскар” премиясен тапшыру тантанасы үткәрделәр, аларның һәркайсы үзенә бер төрле сәләткә ия. Кайбыч егетләре камуфляж киемнәрдән  спорт осталыкларын күрсәттеләр һәм әниләр турындагы җырны күңелләргә үтеп керерлек итеп ­башкардылар. 

“Халык мәдәнияте һәм йолалары” дигән иҗади проект балаларга туган якны өйрәнү никадәрле кызыксындыргыч икәнлеген, алар анда яшәүче төрле милләт халыкларының йолаларын һәм гореф-гадәтләрен ничек итеп яхшы белүләрен күрсәтте. Күз явын алырлык киемнәр, музыкаль номерлар, мәгълүмати чыгышлар, халык уеннары, биюләр, төрле милләтләрнең йолалары, мәдәнияте һәм көнкүреше – һәрбер чыгыш үзенчәлекле матур кечкенә спектакль кебек булды. 

Сыйныфларның интернет-ресурсларны тәкъдим итүе бәй­гечеләрнең барысы да тамашачыларга интернет-тех­но­логияләрне оста файдалануын дәлилләде. Хәтта Апас районыннан килгән “әбиләр” дә, яшьләренә карамас­тан, кеше тормышы өчен моның ни дәрәҗәдә кирәк булуына ­инандылар.

– Тәрбия системасы хәзерге вакытта безнең эшчәнлектә аеруча да өстенлекле булып торадыр, мөгаен, – дип билгеләп үтте үзенең чыгышында өстәмә белем бирүнең “Мәктәптән тыш эшләр республика үзәге” ДБУ директоры, жюрида утырган Алексей Зиновьев. – Бәйге – ул һәрчак катлаулы. Сезнең дус сыйныф серләрегез белән уртак­лашуыгызга без бик шат.  

Конкурс нәтиҗәләре буенча, Тәтештәге 1нче урта мәктәпнең 7 “А” классының ата-аналар комитеты җиңүче дип танылды, икенче урынны Кама Тамагы һәм Буа вәкилләре бүлеште, Олы Кайбыч урта мәктәбе алдынгылар өчлегенә нокта куйды.  

Конкурсның икенче этабы узып китте, хәзер тәтешлеләргә ярым финалда җиңү өчен көч куярга кирәк булачак.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев