Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Көн темасы

Үзмәшгульләргә салымнарны кире кайтаралар

Тәтеш районында бүгенгесе көндә 426 үзмәшгуль теркәлгән.

(Тәтеш, 11 июнь, "Тәтеш таңнары").  Коронавирус пандемиясе белән бәйле вәзгыять эшкуарлар эшчәнлегенә үз төзәтмәләрен кертте. 

“Үз-үзеңне изо­ляцияләү вакытында 18 кеше исәптән төште. Такси хезмәтен күрсәтүчеләр шәһәр буйлап иркенләп йөрү һәм үз эшчәнлекләрен канун тәртибендә үтәү максатында үзмәшгуль сыйфатында активрак теркәлә башлады”, – ди ТРның Эшкуарлыкка ярдәм фондының төбәк вәкиле Елена Нефедьева. Аның әйтүенчә, иң күп зыян күргән тармак өлкәсендә эш­чән­лек алып барган, балигълык яше­нә җитмәгән балалары булган һәм башка керемнәр алмаган   үзмәшгульләргә азык-төлек җыелмасы тапшырылган. Шулай ук, үзмәшгульләргә 12 мең 130 сум күләмендә салым капиталы бирә, ә 1 июньнән аларга 2019 елда түләнгән салым­ны кире кайтара ­баш­ладылар. 

“Салым акчасын кайтарып алыр өчен гариза язарга һәм барырга кирәкми. Акча “Минем салым” кушымтасына беркетелгән картага автомат рәвештә күчерелә. Барлык сораулар буенча 9дан 13.00 сәгатькә кадәр күп функция­ле үзәкнең 6нчы тәрәзәсенә яки 89370031067 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин”, – дип хәбәр итә Елена­ ­Николаевна.  


Белешмә
Һөнәри табышка салым түләү­челәргә алар түләгән салым күләмендә 2019 ел өчен субсидия бирәчәкләр. Тиешле карар (№ 783, 29.05.2020 ел) РФ Хөкүмәте тарафыннан закон нигезендә расланды. Субсидияләр 2020 елның азагына кадәр түләнәчәк. Түләүчедән гариза таләп ителми, акча “Минем салым” яки шәхси кабинеттагы “Минем салым” кушымталарына беркетелгән банк картасына күчереләчәк. Әгәр берничә банк картасы күрсәтелгән икән, гамәлдәге кулланылыштагысын күрсәтү зарур. Банк карталарын беркетмәгән үзмәшгульләргә моны “Минем салым” кушымтасындагы “Башкалар” >
“Түләүләр” > “Картаны өстәргә” бүлегендә башкарырга кирәк. 
Үзмәшгульләр өчен ярдәм итү чаралары турындагы тулырак мәгълүмат – “Һөнәри табышка салым” сайтында. Моннан тыш, үзмәшгуль гражданнарга бер минималь хезмәт хакы күләмендә өстәмә “салым капиталы” (“бонус”) биреләчәк, аның хисабына алар 2020 елда салымнарын, бурычларын, һөнәри табышка салым буенча пеняларын түли алалар. Өстәвенә салым капиталы (“бонус”) 2020 ел дәвамында һөнәри табышка салымны тулысынча түләү өчен автомат рәвештә ­кулланылачак, дип хәбәр итә салым инспекторы Раилә ­Низамиева.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев