Кайчак саннар төшенә дә керә икән
Зур әһәмияткә ия финанс тәртибе, түләүләрне вакытында тормышка ашыру мәсьәләләре бердәм коллектив, буыннар дәвамлылыгы белән хәл ителә.
(Тәтеш, 8 сентябрь, "Тәтеш таңнары"). Тәтеш районының Финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләре үзләренең хезмәт ветераннары өчен һәрвакытта да җылы сүзләр таба.

Бухгалтердан алып дәүләт керемнәрен планлаштыру бүлеге начальнигына кадәрге хезмәт юлын узып, финанс һөнәренә 30 елга якын гомерен багышлаган Кәшифә Юныс кызы Азизова турында алар искиткеч остаз, көч-кодрәтле һәм игелекле кеше буларак сөйли.
Кәшифә Азизова, кыз чагында Сәмигуллина, – нәселдән килгән финанс белгече, ул тумышы белән Олы Тормы авылыннан, аның әтисе белән абыйсы да финанс белән бәйле булган, апасы бухгалтер булып эшләгән. Яшь кыз сугыш елларындагы үзенең күпчелек яшьтәшләре кебек, җидеелыкны тәмамлагач, Любимовкада “Социализмга юл” колхозында эшли башлый, тылда тырыш хезмәте белән Җиңүне якынайтуга өлеш кертә, тынычлык турында һәм алга таба укуын дәвам итәргә хыяллана. Аннары Тәтештә кичке мәктәпне тәмамлый, шуннан соң финанс институтын.
“Кәшифә Юнысовна үз эшчәнлегенең барлык нечкәлекләрен белде. Төп эшеннән тыш иҗтимагый эшчәнлекне дә башкарырга өлгерде. Игътибарлы, җаваплы, хәтере бик яхшы, яхшы фикерләү сәләтенә ия”, – ди аның белән озак еллар янәшә эшләгән Людмила Молодцова. Ачыкланганча, 86 яшьлек Кәшифә Юныс кызы телевизордан программалар, аеруча да сәяси тапшыруларны карарга ярата икән. Илдә барган барлык хәлләр белән кызыксына, гәҗитләр яздыра һәм аларны дикъкать белән укып бара. “Киң күңелле! Шундый сизгер, зирәк, – дип дәвам итә, мактауларын кызганмыйча, Людмила Владимировна. – Аның белән һөнәр буенча серләрне генә түгел, шулай ук тормыштагы мәшәкатьләрне дә һәрчак уртага салып сөйләшергә була. Ә өендә аның шулкадәрле тәртип һәм пөхтәлек, чәчәкләр дөньясы”.
“Менә миләүшә гөле чәчәк атты, аяныч, матурлыгын күрә алмадыгыз”, – ди Кәшифә Юныс кызы челтәрле яфракларын күрсәтеп. Язма героебыз аз сүзле, үзенең тырыш хезмәтләре турында яктырткан грамоталарны һәм саргайган аклы-каралы фоторәсемнәрне караганда күбрәк хезмәттәшләре хакында сөйләде. “Ямансулык – ул безнең өчен түгел иде: 23 колхоз, 4 совхоз, Олы Тарханда һәм Тәтештә “Сельхозтехника”ның 2 бүлеге, ветеринария хезмәте, төзелеш оешмалары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре, кыскасы, авыл хуҗалыгына кагылышлы барысы да безнең җаваплылыкта булды, – дип искә ала хезмәт ветераны. – Коллектив зур иде, планны үтәдек, премияләр алдык. Агач исәпләгечләрне бармаклар әлегә кадәр хәтерли һәм бухгалтерия хисапларыннан саннар кайчакта төннәрен төшкә дә керә”.
“Андыйлар турында – һәрвакытта да сез безгә җитмисез диләр. Кәшифә Юнысовна тирән белемгә ия һәм финанс өлкәсендә югары класслы белгеч булып саналды, – дип билгеләп үтә финанс-бюджет палатасы рәисе Алексей Богданов. – Аның хезмәте дәүләт һәм ведомство бүләкләре белән билгеләп үтелде, алар арасында ТАССР, РСФСР Финанс министрлыгының Мактау грамоталары бар. Без аның актив яшәү рәвешенә, тормыш зирәклегенә, сәләтенә сокланабыз”.
рәсемдә: Кәшифә Азизова, 80нче еллар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев