Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Кешеләр

Табиб кечкенә тәтешлеләрне ярты гасырдан күбрәк дәвалаган.

ТАССРның атказанган табибы Александра Черкашина бөтен гомерен медицинага багышлаган.

(Тетюши, 21 июня, «Тетюшские зори»). “Нәселебездә ­медицина хезмәт­кәрләре булмады, – ди Александра Дмитриевна. – Әни, мине дә, үзе кебек, педагог булыр дип өметләнде, күндереп карады, әмма уемны үзгәртерлек түгел иде”. Кызы бары тик 1 елдан соң гына әнисенең берүзенә ничек итеп 2 баланы аякка бастыруы кыен булганлыгын аңлый, чөнки әтисе кинәт вафат була, ул чагында абыйсына – 3 яшь, ә аңа нибары 4 ай була. Максатына ирешүчән кыз медицина институтына укырга кергән һәм кызыл дипломга тәмамлап чыккан.

Александра Дмитриевна Тәтеш хастаханәсендә ничек итеп берникадәр вакыт терапевт табибы, аннары балалар табибы булуын исенә төшерә, моның өчен ул язмышына рәхмәтле. “Дус эшләдек, – ди ул. – Югыйсә һәркемнең үз белгечлеге иде, тыгыз хезмәттәшлектә булдык. Хатын-кызлар һәм балалар консультациясенә җитәкчелек иткән Нина Станиславовна Соколовадан башка ничек эшләп булсын, Валерий Николаевич Кондаков наркоз бирергә өйрәтте,  Александра Федоровна Казначеева  – арка миенә пункция ясарга. Розалина Закировна Солтанова минем кечкенә пациентларны бөтен җаваплылык белән алып барачагымны белә иде”. 

Розалина Солтанова: “Бала­лар бүлеге һәм балалар консуль­тация­се хезмәткәрләре бер гаиләдәй тату булды. Александра Дмит­риевна белән без бергә 34 ел эшләдек, ул искиткеч яхшы кеше һәм үз эшенең чын остасы”.

Людмила Лузгова: “Александра Дмитриевна бик җаваплы, безнең өчен үрнәк булды. Шәхси вакыты белән хисаплашмыйча хезмәт куйды, эш аның өчен беренче урында булды”.
Табиб балалар бүлегенә җитәк­челек иткән вакытта анда 40 койка-урын булган. Менингит, дифтерия, Боткин чирләре ел саен кабатланган. Педиатрлар инфекция чыганагын ачык­лау, сабыйларга һәм укучыларга профилактик тикшерү уздыру өчен район авылларына чыкканнар. “Атка утырып, кунача бардык, Тарханда берәр атна яшәдек, Шәмәктә – өчәр көн, – дип сөйли Александра Дмитриевна. – Безне үз балаларыбыз күрмәде дә диярлек. Әмма мин тыныч булдым, кызым әниемнең ышанычлы кулларында икәнлеген белеп, тулысынча эшемә чумдым”.

Тәҗрибәле табиб билгеләп үткәнчә, район хастаханәсенең  вакытлар узу белән матди-техник базасы да үсеш алды, яңа җайланмалар барлыкка килде, хезмәт шартлары яхшырды, кадрлар яңартылды. “Безнең хастаханәне хәзер инде бөтенләй дә танырлык түгел, яңартып төзекләндерелгән тулы бер заманча шәһәрчек барлыкка килде”, – дип белдерә “Тәтеш шәһәре һәм Тәтеш районының Мактаулы гражданины” дигән исемне йөртүче хезмәт ветераны.

Туксан яшьлек чикне ­узган атказанган медицина хезмәт­кәренә коллективның үзен онытмавы, килеп йөрүләре, истәлекле даталарда котлаулары, элекке хезмәттәшләренең дә шалтыратулары сөендерә. “Түбән Камада яшәүче кызым Надежда белән телефоннан көненә берничә тапкыр сөй­ләшәм, ул шулай ук минем сукмактан китте һәм 30 ел педиатр булып эшләде”, – ди Александра Дмит­риевна горурлык белән. Балалар табибы дөньядагы хәзерге яңа, ул белдергәнчә коронавируслы “йогышлы чир” вәзгыятенә борчыла һәм тәтешлеләрне үзләренең сәламәтлекләрен сакларга, әле тагын нәрсә дә булса борчыганда үзеңнең организмыңның “хәбәр бирүенә” вакытында чаралар күрергә өнди һәм барысы да яхшы булачагына ышанычын белдерә.   

Фото: Тәтеш ҮРХ архивы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев