Реклама
Кешеләр
Тормышта иң мөһим һөнәр – ул яхшы кеше булу
Педагог һәм җитәкче үз гомеренең күп өлешен балаларга, яраткан эшенә багышлаган.
(Тәтеш, 30 июль, "Тәтеш таңнары"). Киртәледән педагогия хезмәте ветераны Ольга Никушинаның бүләкләр исемлеге күптән түгел тагын бергә – “ТАССР төзелүгә 100 ел” истәлек билгесенә тулыланган.
Вишняковларның күп балалы гаиләсеннән авыл кызы зур укытучылык һәм укучылар коллективының җитәкчесе булырмын, районның мәгариф системасын үстерүгә зур өлеш кертермен, дип уйламаган да була.
“Бездәге педагогия училищесына 1965 елда укырга кердем, бер урынга 7,5 кешегә бәйге иде, – дип сөйли Ольга Даниловна. – Шулай да студент булуга ирештем”.
Ул үзен ничек итеп Васильевка поселогына аз комплектлы мәктәпкә җибәрүләрен һәм беренче сыйныфларны язарга, укырга өйрәтә алырмынмы икән дигән курку хисләренең көчле булуын хәзергә кадәр оныта алмый. Һәрбер уку көнендә ул теләсә нинди һава торышында үзенең шәкертләре янына мәктәпкә 6 чакрым юл үтеп йөргән, һәм аның түземлек, чын күңелдән аңлата алу осталыгы да һәркайсына җиткән.
Тыйрак кыз үзенең тормыш ярын очратып, вакытлар узу белән Киртәле мәктәбенә күчкән, яшьләр йорт төзегән. Максатчан педагог югары белем алган, рус теле һәм әдәбиятын укыткан.
“Ул чакта безнең мәктәп чиркәүдә урнашкан, ә укучылар саны 300 иде, шулай булгач ике сменада укырга туры килде, барысының да ничек итеп яңа бина турында хыяллануын хәтерлим әле”, – дип искә төшерә Ольга Даниловна.
Еллар узгач, ул инде Киртәле мәктәбе директоры булгач, әлеге хыялы тормышка ашкан. “Без 1993 елның җәендә Казаннан 14 зур йөк кабул иттек, алар яңа мәктәп өчен барлык кирәкле әйберләрне, ашханә өчен пәрдәләрдән алып компьютер классына кадәрге җиһазларны китерде”, – дип уртаклаша хезмәт ветераны.
Ул хезмәттәшләре турында хөрмәт белән сөйли, алар һәрвакытта киңәшләшеп эшләгән, мәктәпнең сәнгать бизәлешендә бергәләп катнашкан, ял итү урыннарын бердәмлектә булдырган.
Яңа уку йорты район, республика чаралары өчен база гына түгел, авылның мәдәни үзәгенә дә әверелгән.
Ольга Даниловна җитәкчелегендәге “Чивгане” фольклор ансамбле Әлмәттә фин-угыр халыклары җырының беренче премия лауреаты булган, мәктәпнең “Лаймоне” ансамбле шулай ук якташларын үзенең иҗаты белән сөендергән һәм республика сәхнәсендә чыгыш ясаган. Ольга Никушина 1994 елдан – мордва (мукшы һәм эрзян) халкының Төбәкара иҗтимагый оешмасы съездының алыштыргысыз делегаты, ул Саранскида 5 елга бер тапкыр уза. “Әлеге күренекле форум миңа көч-куәт бирә, мин аңардан яңа уйланулар өчен, Ватаныбызның алгарышына күп эшләр башкаручы кешеләр белән бәяләп бетергесез аралашудан көч алам”, – дип уртаклашты тәэсирләре белән авыл кешесе.
Мордовиянең мәдәният министрлыгы Ольга Никушинаның мордва халкының белемен үстерүгә һәм мәдәниятен саклауга керткән зур өлешен югары бәяләп, аңа “Мордовия Республикасының атказанган укытучысы” дигән исем бирде.
Хезмәт ветераны лаеклы ялда да ямансулап утырмый – районның иҗтимагый тормышында актив катнаша, кешеләр белән аралашырга, нинди дә булса яңалыкка өйрәтергә ярата, мәсәлән, матур итеп чәчәкләр чигә һәм аларны танышларына, үзенең кул эшләрен ошаткан һәркемгә бүләк итә.
Ольга Даниловна – өч малаен, киленнәрен яратучы һәм яраткан әни, җиде оныкның сөекле әбисе. Аларның гаиләсе күптән түгел кече уллары Денис өчен зур шатлык кичергән – ул майор исеме алган.
“Яхшы кешеләр очрап торуы белән миңа бәхет елмайды, һәрвакытта чын күңелдән игелек теләдем, кешеләр дә шундый хисләр белән җавап кайтарды. Һәм мәктәптә эшләгәндә шундый васыять әйткән идем – нинди генә һөнәрне сайласагыз да – яхшы кешеләр булып калыгыз”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев