Тәтештә гомер кичерүче Василә Сәлахетдинова утлы еллар михнәтен үз башыннан кичергән.
(Тәтеш, 31 декабрь, Тәтеш таңнары, Сиринә СӘЙФЕТДИНОВА, фото гаилә архивыннан). Ул 1929 елның гыйнварында районыбызның Кече Тормы авылында крестьян гаиләсендә икенче бала булып якты дөньяга аваз сала. Балачагы бик авырлыкта уза. Аның укырга теләге зур булса да, 3нче сыйныфка кадәр генә белем ала, чөнки фашист илбасарлары илебезгә каршы сугыш башлый. Бу чакта аңа 12 яшь була. Ныгып та җитмәгән яшүсмер шул вакыттагы “Үрнәк” колхозында кырчылыкта, терлекчелектә эшли.
Сугыш башлануга ук әнисен Бидәңге авылы янында окоп казырга алып китәләр, бу 3 ай дәвам итә. Әтисе инде ул чакта 74 яшендә була. Шуңа да, кечкенә кыз Василәгә олы мичкә салам ягып, икмәк пешерергә өйрәнергә тур килә. 1944 елда әтисе бакыйлыкка күчә. Тормыш алып барулары тагын да авырлаша. Шуңа да кыз 1945 елдан 1953 елга кадәр кыш айларында Комаровка, Килдеш, Киртәле урманнарында агач кисүдә эшли. Ә яздан көзгә кадәр әлеге киселгән агачларны баржаларга төяп озаталар.
“Иртәнге сәгать алтыдан кичке сигезгә кадәр ялларсыз хезмәт куйдык. Утын ташып җилкәләр чиләнә, яралардан кан саркый, авыртуга түзәр чама калмый иде. Кышкы суыкларда Тәтештән чана белән чәчүлек алып кайтумы, язгы пычракларда аны җилкәгә күтәреп ташумы, барысын да үз башыбыздан кичердек”, – дип искә ала үткәннәрне тыл эшчәне.
Василә Нәбиулла кызы “Сугыш беткән!” дигән шатлыклы хәбәрне Идел ярына тукталган баржаны төягәндә ишетә.
“Шатлыктан бер-беребез белән кочаклашып, утырып елаштык һәм эшләвебезне дәвам иттек”, – ди ул.
Хезмәтләре өчен ул вакытта бер тиен акча күрмәгән кыз, киселгән урман өчен 1953 елның кышында гына хезмәт хакы ала. Беренче чиратта ул әнисенә бишмәт тектерә, үзенә күлмәк, матур яулык сатып ала.
1955 елның май бәйрәме көнендә авылдашы Шәмсетдин исемле егеткә кияүгә чыга, яшьләр тормыш корып җибәрәләр. Алар 55 ел тигез гомер кичереп, 3 бала тәрбияләп үстерәләр.
Тырыш авыл хатыны колхозда төрле эшләрдә хезмәт куя, бер үк вакытта хуҗалыктан сөт тә җыя. Алар 1976 елда Тәтеш шәһәренә килеп төпләнәләр. Биредә ул кибеттә, икмәк пешерү комбинатында җыештыручы булып эшли. Ветеринария хайваннар дәвалау урынында атлар карый һәм шуннан лаеклы ялга чыга. Әле аннан соң да 5 ел буе төрле оешмаларда хезмәт куя. Василә әби бүгенге көндә тормышына шөкер итеп яши. Хезмәт ветераны олы яшьтә булса да зарлануны белми.
“Тәтеш таңнары”н гомер буе яздырдым. Әле дә килгәнен көтеп алам һәм андагы һәр язманы берәмтекләп, яратып укыйм. Барыннан да канәгатьмен, җирдәге җәннәттә яшим”, – ди Василә әби һәм кадер-хөрмәт күрсәткән уллары Рифкать белән Илшат гаиләсенә рәхмәт укый. Әбекәй әйтүенчә, оныклары да дәү әниләрен онытмыйлар, күчтәнәчләре белән гел сөендереп торалар икән.
“Әнкәй миңа үз әниемне алыштыра алды, менә 38 ел инде татулыкта, серләребезне уртаклашып яшибез. Әнкәй һәрвакытта ягымлы, киң күңелле булды. Алга таба да сәламәтлектә, бергә-бергә яшәргә язсын. Тәрәзәсендәге утлары һәрчак балкып торсын”, – диде Тәтештә гомер кичерүче олы килене Диләрә Сәлахетдинова.
Нет комментариев