Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Кешеләр

Тәтеш районының үзенчәлекле кешеләре: Владимир Каргин

Безнең басманың социаль челтәрдәге төркемен карап баручыларның фикере буенча билгеле булган ­районыбыздагы үзенчәлекле кешеләр турындагы язмаларны бастыруны тәмамлыйбыз.

(Тәтеш, 12 июнь, "Тәтеш таңнары"). .
Владимир Каргин
1983 елда Тәтештә туа, шә­һәрдәге 2нче урта мәктәпне һәм авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый. 2007 елда Тәтешнең механика заводында эшли башлый, шунда аңа производстводагы калдык­лар булып саналган тимер кыйпылчыкларыннан картиналар ясау идеясе барлыкка килә.  Картиналар тора-бара киң танылу ала барган. Владимир “Үз-үземә режиссер”, “Шәһәр”, “Яңалыклар” телетапшыруларында катнашкан, аны “Галилео”, һәм “Хәерле иртә” программаларында төшәргә чакырганнар. Владимир төбәк һәм халыкара күргәзмәләрдә берничә тапкыр катнашкан, шулар арасында Бакуда узганы аеруча да әһәмиятлесе булган, анда АКШ, Бөекбритания, Япония, Франция һәм башка илләрнең вәкилләре булган. Владимир иҗат белән хәзерге көнгә кадәр шөгыльләнә. “Сыйфат отличнигы” Мактау билгесенә ия.

фото: Владимир Каргин гаилә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев