Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
Кешеләр

Укытучы – психолог һәм тәрбияче булырга тиеш

Педагог Сергей Волков Урюм урта мәктәбендә 1993 елдан хезмәт куя, хәзер ул авыл балаларына физика һәм информатика укыта.

(Тәтеш, 27 август, "Тәтеш таңнары", Елена Калашникова). 

Укытучылык һөнәре җиңелләрдән түгел, шулай да эшендә иң мөһиме – теманы төшенерлек итеп аңлату. Сергей Аркадь­евич моны уңышлы башкарып чыга, һәм инде мәктәп укучыларына да Ньютон законы, физик зурлыкларны үлчәү, компьютер җайланмалары алай ук катлау­лы кебек тоелмый. Ул Урюмда педагог­лар гаиләсендә туып-үскән, шуңа күрә мәктәпне тәмамлагач, һөнәр сайлауда кыенлыклар булмаган. Педагогия институтын тәмамлаган, кече ватанына кайткан. “Мин информатика белән математиканы сайладым, физика – производство зарурилыгы, яңадан әзерлек уздым. Ә математиканы миңа ошаганы өчен сайладым”, – дип уртаклаша Сергей Аркадьевич. Урюм мәктәбен берничә ел элек Пролей-Кашага күчергәннәр. “Йөрү өчен мәктәп автобусы бар, әмма мин гадәттә үземнең машинада йөрим, шулай уңайлырак”, – ди педагог. Ул 2012 елда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының “ИКТ өлкәсендә иң яхшы педагог” грантына ия булган, информатика һәм ИКТ буенча БДИ эксперты булып тора. 

Реклама

“Сергей Аркадьевич – үз эшенең остасы. Җаваплы, таләпчән. Дәресләр сизелми дә узып китә: һәрвакытта кызык­лы, мавыктыргыч. Коллектив арасында абруе зур”, – дип тасвирлый укытучыны мәктәп директоры Иван Краснов. 

Сергей Волковның хезмәт биогра­фия­сендә сыйныф җитәкчесе тәҗрибәсе дә булган. “Әлеге вазифа гадәти укытудан аерылып тора. Ул гадәттәге математикада гына 2 х 2 = 4 һәм башкача була да алмый, ә сыйныф җитәкчесе өчен төрле очраклар булгалый”, –  дип саный ул. Яхшы педагог нинди булырга тиеш дигән сорауга, ул болай дип җавап бирә: “Укытучы үз эше белән мавыгучан, һөнәри яктан белемле, әхлаклы, психолог, тәрбияче, оештыручы, кешелек тормышындагы өлкәләрдә күп белүче булырга тиеш. Өстәвенә әле, укучыларга яхшы мөнәсәбәттә булу, алар белән уртак тел табу, заманча технологияләрне, Интернетны белемле итеп файдалана белү осталыгы булу ­зарур”. Менә шундый зур исемлек!

фото предоставлено Сергеем Волковым

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев