Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Үзләренең проекты буенча хыялланган йортны төзегәннәр

Шәһәрле авылны өстенрәк күргән.

(Тәтеш, 6 сентябрь, "Тәтеш таңнары"). Гадәттән тыш хәлләр ми­­нистрлыгы хезмәткәре Владимир Павленко Казаннан Кашкага күченеп кайткан, моңа ул чын күңелдән сөенә. “Тыныч, гүзәл табигатьле урында яшисе килде, ләкин эшем берничек тә моңа туры килмәде, ә инде ялга чыккач, үземнең хыялны тормышка ашы­рырга булдым, – дип сөйли Вла­димир Алексеевич, электр эш коралларын эшлек­ле итеп рәтләп. – Хатыным Людмила белән авыллар ­буйлап йөри башладык, караштырдык. Урман һәм табигый сулык, нәкъ тә менә матур табигатьле як булу яшәү урынын сайлар өчен төп шарт булып торды, – дип, бөтен тирә-якны колачларга теләгәндәй кулларын җәеп күрсәтә ул, – тыю­лыклы урыннар безнең күңелгә хуш килде”. Ул шә­һәр арасының якынлыгы һәм юлларның яхшылыгы мөһим булуын билгеләп үтә.

“Кайберәүләр баштарак сатарга төзибез дип уйладылар, биредә төпләнергә җыенуыбызга ышанмадылар, – ди авыл кешесе. – Барысын да яхшы итеп эшләдек, табигыйлыкка басым ясадык, мунча да, каралты-куралар да бар, өйдә эчке бизәү эшләре дәвам итә, барысы да үз чираты белән бара”. 

Кайгыртучан хуҗа тө­зелешкә үзенчәлекле карарлар керткән, мисалга, нигезен дымланмаслык итеп ясаган, бинаның арткы ягыннан кояш панеле урнаштырган, аның раславынча, аның кызуы гаиләне кайнар су белән тәэмин итәр өчен җитә.
Авылда яшәп, борчулы барлык мәсьәләләр турында уйланмый мөмкин түгел, һәм актив тормыш карашы белән яшәгән кеше моны бик яхшы аңлый: Владимир ярдәмендә авыл кешеләренең чүп-чар­ны түгү белән булган сораулары чишелеш тапкан. “Файдалы булуыма шатланам”, – ди ул үзенең ярдәмен хәрбиләрчә кыска итеп бәяләп. 

Ир белән хатын фике­ренчә, каралтыда мал-туар һичшиксез булырга тиеш. Кош-корт асрар өчен бина төзегәннәр, ә тавык­лар өчен хуҗа хәтта җәйге веранда да ясаган. Шулай ук яшелчәчелек белән бик яратып шөгыльләнәләр, урманга җиләк һәм гөм­бә, чәй өчен шифалы үлән­нәр җыярга йөриләр. Күр­шеләре Любовь һәм Николай Беловлар яңа йортка күчүчеләр өчен яхшы дусларга әйләнгән.

“Киң күңелле, ярдәмчел кешеләр, бер-беребезгә туганнардай йөрешәбез”, – ди Владимир Алексеевич ­елмаеп.

Аның раславынча, Кашкага ул әйтерсең лә үзенең авылдагы балачагына, һәм тормышын яңа мәгънәгә, шатлык хисләренә тулыландырып, янә үзенең тамырларына кайткандай булган.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев