16 сентябрь – Урман хезмәткәрләре көне
Район башлыгы Рәмис Сафиуллов Тәтеш районының урман хезмәте эшчәннәрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итә.
(Тәтеш, 16 сентябрь, «Тәтеш таңнары», Мәдинә Ибәтуллина фотосы). Район башлыгы Рәмис Сафиуллов Тәтеш районының урман хезмәте эшчәннәрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итә: “Районның урман хуҗалыгы хезмәткәрләре – урманны саклык белән үстерүчеләр һәм саклаучылар, үз эшләренә тугры, кешеләр һәм табигать алдындагы үз һөнәрләрен намус белән башкаручы югары квалификацияле белгечләр. Сезгә хезмәтегез, сайлаган һөнәрегез өчен рәхмәт белдерәм. Район җитешлеге хакына яңа хезмәт казанышлары, сәламәтлек, гаилә бәхете телим”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев