2019 елда эшләүчеләрнең пенсиясе арта
Пенсия тупланмаларын яңадан исәпләү 33 пенсионерга кагыла, билгеле бер вакытка пенсия алучы 17 һәм тупланма пенсияне алучы 16 кешене кертеп.
(Тәтеш, 10 август, "Тәтеш таңнары"). Тәтеш районы пенсия фонды идарәсе 2019 елда эшләгән пенсионерларның иминият пенсияләренә 1 августтан гаризаларсыз яңадан исәпләү ясый.
Бу исәп-хисап үткән елда иминият взнослары кертелгән иминият пенсияләре алучыларның барысына да кагыла. Исәпләүләр нәтиҗәсендә иң күп арту 2020 елгы бәя буенча хисапланган өч пенсия коэффициенты белән чикләнгән, ягъни 279 сум.
Быел районыбыздагы 1315 пенсионерның пенсияләренә яңадан исәпләү ясалган. Артуның уртача күләме 177,90 сум тәшкил итә. Иминият пенсияләре артудан тыш, пенсионерларга шулай ук 1 августтан пенсия тупланмаларыннан: тупланма пенсия, билгеле бер вакытка бирелә торган пенсия түләүләре һәм бер тапкыр бирелә торган түләүләр акчасының күләме артты. Әлеге яңадан исәпләүләр пенсионерның эше белән генә түгел (эш бирүчеләрнең пенсия тупланмаларына бүлеп бирелгән суммалары хәзерге вакытта иминият пенсияләрен булдыруга юнәлтелә), идарәче компаниянең акчаны никадәр инвестицияләү нәтиҗәсе белән дә бәйле. Пенсия тупланмаларын яңадан исәпләү 33 пенсионерга кагыла, билгеле бер вакытка пенсия алучы 17 һәм тупланма пенсияне алучы 16 кешене кертеп. Аларның айлык акчалата түләве 2019 ел өчен инвестиция нәтиҗәсе буенча төзәтмәләр кертелә торган коэффициент исәбе белән арта. Тупланма пенсия өчен ул 9,1 процент тәшкил итә, пенсия тупланмаларын дәүләт финанслау программасында катнашучылар ала торган билгеле бер вакытка бирелә торган пенсияне алучылар өчен коэффициент 7,9 процент тәшкил итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев