Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

2024-2025 елларда Татарстанда алты сырхауханә төзеләчәк

Алар Татарстанда «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты кысаларында төзеләчәк.

Татарстанда «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты кысаларында медицина ярдәме күрсәтүнең беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча 2024-2025 елларда 6 сырхауханә, 4 гомум практика табибы үзәге һәм 58 фельдшер-акушерлык пункты (ФАП) төзеләчәк.

Уңайлы шартлар булдыру максатында, шулай ук инвалидларның һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле башка халык төркеменең ихтыяҗларын исәпкә алып, программа кысаларында 415 медицина учреждениесенә капиталь ремонт ясау планлаштырыла. 159 объект ремонтланган инде. 2024-2025 елларда 256 объектта ремонт эшләре көтелә.

Киләсе елда беренчел звеноны модернизацияләү программасы буенча Үзәк район хастаханәләре карамагындагы ФАПлар өчен медицина җиһазлары сатып алыначак. Барлыгы 8 709 берәмлек медицина җиһазы кайтарылачак. 

Россиядә илкүләм проектлар РФ Президенты Владимир Путин инициативасы һәм йөкләмәсе белән гамәлгә ашырыла.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2024-2025-ellarda-tatarstanda-ilkulam-proekt-buenca-alty-syrxauxana-tozelacak-5878620

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев