8 июнь – Социаль хезмәткәрләр көне
Район башлыгы Рәмис Сафиуллов социаль ярдәм күрсәтү өлкәсендәге хезмәткәрләрне һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итә.
(Тәтеш, 8 июнь, “Тәтеш таңнары”). “Тәтеш районындагы социаль хезмәт күрсәтүдә зур җаваплылык хисе тоючы, эчкерсез, эшләренә тугры, башкалар хакына үзләренең көч-куәтләрен һәм күңел көчләрен сарыф итү белән аерылып торган кешеләр хезмәт куя.
Сезнең һөнәри бәйрәмегез – бу сез башкарган әлеге әһәмиятле һәм игелекле гамәл өчен рәхмәт сүзләрен белдерергә өстәмә сәбәп. Сез һәр көнне бернинди кыенлыкларга карамастан, ялгыз яшәгән кешеләр янына ашыгасыз, ветераннар, сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле кешеләр, ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар турында кайгыртасыз, күп балалы һәм аз керемле гаиләләргә ярдәм итәсез, – диелә котлауда. – Сезгә нык сәламәтлек һәм җитешлек телим!”
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев