Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Абзарларда чир таралуга юл куймагыз

Дуңгызларның Африка чумасы буенча хәлләр катлаулы.

(Тәтеш,  3 сентябрь, «Тәтеш таңнары», Лина ТИХОНОВА). Биз сыекчалары белән вирус бүлеп чыгаручы авыру хайваннар тирә-як мохиткә дуңгызларның Африка чумасы вирусының таралу чыганагы булып тора. Кош­лар,  кимерүчеләр, тире пара­зитлары да вирусны йөртүчеләр булыр­га мөмкин.

Лабораторияләрдә тикшергәндә белгечләрдә ау вакытында үтерелгән кабаннарда дуңгызларның Африка чумасы  вирусы булуы борчу тудыра, югыйсә чир булуның бернинди тышкы билгеләре дә юк: хайваннар сәламәт, актив тормыш рәвеше алып баралар, димәк, кыр­гый хайваннар дөнь­ясында кабан дуңгызының чире хроник төргә күчә бара. Алар инде чирдән үлмиләр, ә вирусны зур территорияләргә тараталар.

“Тәтеш районы дәүләт ветеринария берләшмәсе” дәүләт бюджет учреждениесе начальнигы Ирек Садриев шәхси йорт  хуҗалыкларына инфекция таралуга юл куймау максатларында күрсәтмәләр бирә, аларны катгый үтәү абзарларда чир таратмау мөмкинлеген тудыра: аучылар һәм гражданнарның урманга барып кайт­каннан соң өс һәм аяк киемнәрен дезинфекцияләү; дуңгызларны һәм алар асрала торган биналарны кан суыручы бөҗәкләрдән, талпаннардан даими эшкәртү, кимерүчеләрне юк итү; дуңгызларны махсус ясалган урыннарда сую, ә үтерелгән кабаннарны кисәкләргә бары тик махсус мәйданчыкларда гына бүлү; җиләк-җимеш, гөмбә калдыкларын һәм юынтык суларны дуңгызларга азык итеп термик эшкәртүләр ясамыйча ашатмау зарур.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев