Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ачышлар һәм могҗизалар көтә

Тәтешлеләр “Мәктәп укучысының мәдәни көндәлеге” мәдәни-белем проекты җиңүчеләре булды.

Алар уку елы дәвамында мәдәният учреждениеләренә йөрделәр һәм файдалы мәдәни көндәлек алып бардылар.

Җиңүчеләрне хөрмәтләү 28 майда “Әкият” татар дәүләт курчак театрында булды.

Чарага барлыгы бөтен рес­публикадан 1дән алып 4нче сыйныфка кадәрге 212 бала чакырылган иде.

Безнең районны мавыктыр­гыч мәдәни ярышның муниципаль этабында җиңүчеләр Анна Ещиганова (1 “Б” класс, Тәтештәге 1нче мәктәп), Зәринә Йосыпова (1 “А” сыйныф, 1нче мәктәп), Софья Афанасьева (3нче класс, Кече Шәмәк башлангыч мәктәп-балалар бакчасы), Ришат Әхмәтшин (4нче сыйныф, Тәтеш татар урта мәктәбе) һәм “Иң мәдәниятле ата-ана” номинациясендә җиңгән Марина Ещиганова тәкъдим итте. “Җиңүчеләрне котларга Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирадә Әюпова килде. Ул респуб­ликаның “Мәктәп укучысының мәдәни көндәлеге” мәдәни-белем порталы активистлары белән очрашуын һәм алар белән проектның киләчәге хакында фикер алышуын хәбәр итте, – дип уртаклашты балалар китапханәсе директоры Людмила Әхмәдуллина. – Очрашуда безнең районнан “Мәктәп укучысының мәдәни көндәлеге”  порталыннан иң актив файдаланучы” номинация­сендә җиңгән Зәринә Йосыпова катнашты. Портал активистлары: Анна Ещиганова һәм шәһәрдәге 1нче мәктәпнең 1 “В” сыйныф укучысы Глеб Владимиров шулай ук Дипломнар белән билгеләп үтелделәр”.
Иң мәдәниятле укучыларга театрга билет, дипломнар, значок­лар һәм Татар балалар басмасы китаплары матур бүләк булды. Ата-­аналар да игътибардан читтә калмады – иң активлар рәхмәт грамоталары һәм республика мәдәният учреждениеләренә билетлар алды.

“Мәктәп укучысының мәдәни көндәлеге” – Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә ТР Мәдәният минис­трлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә 2004 елдан тормышка ашырылучы Татарстанның әһәмиятле мәдәни-белем проекты. Мәдәният елында ул бары тик беренче сыйныфларны гына колачлаган иде. Бу  40 меңләп баланы үз эченә ала. Агымдагы уку елында аңарда 179 меңнән артык 1-4нче сыйныф укучылары һәм аларның ата-аналары катнашты.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев