Реклама
Җәмгыять
Әгәр дә элемтә операторы тарифны арттырса
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Елена Сазонова җавап бирә.
– Узган елның декабрендә элемтә операторы белән килешү төзедем, айлык абонентлык бәясе 400 сум булган тариф планын тоташтырдым. 2023 елның июнендә миңа тариф планының бәясе 100 сумга арта дигән хәбәр килде. Элемтә операторының тариф бәясен минем ризалыгымнан башка гына берьяклы рәвештә арттырырга хокукы бармы?
Эльмира Т., Тәтеш
Кәрәзле элемтә бәясен арттыруның законлылыгы турындагы сорауга ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Елена Сазонова җавап бирә:
– Бу берничә шартны үтәгәндә законлы. “Элемтә турында”гы Федераль законның 28 нче маддәсенең 1 нче пункты (№ 126-ФЗ, 07.07.2023 ел) нигезендә, элемтә хезмәтләренә тарифлар элемтә операторы тарафыннан мөстәкыйль рәвештә билгеләнә, әгәр гамәлдәге Федераль закон һәм РФ Табигый монополияләр турындагы законнарда башка төрләре каралмаган булса.
РФ Хөкүмәте карарының (№ 1342, 09.12.2014 елдан) телефон элемтәсе хезмәтләре күрсәтү кагыйдәләренең 29 нчы пункты (алга таба – 1342 нче санлы Кагыйдәләр) нигезендә телефон элемтәсе хезмәтләренә тарифлар, шул исәптән тарифның тулы булмаган берәмлеген түләү өчен кулланыла торган тариф, РФ законнары белән башка тәртип билгеләнмәгән очракта, элемтә операторы тарафыннан мөстәкыйль рәвештә билгеләнә, шул исәптән үзгәртелә. 1342 нче санлы Кагыйдәләрнең 24 нче пунктындагы “е” пунктчасында элемтә операторының телефон элемтәсе хезмәтләренә гамәлдәге тарифлар үзгәргәнче 10 көннән дә ким булмаган вакыт эчендә бу хакта абонентларга элемтә операторы сайты аркылы Интернет мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә хәбәр итү бурычы каралган. Үзгәрешле тариф кулланыла торган күчмә элемтә абонентларына, әгәр 1342 нче санлы Кагыйдәләрдә башка төрләре каралмаган булса, күчмә элемтә хезмәтләренә гамәлдәге тарифлар үзгәрүе турындагы мәгълүмат белән өстәмә рәвештә кыскача язма хәбәрләр җибәрелә. Әгәр оператор хәбәр җибәрү буенча үз хезмәтен үтәгән булса, ул чакта тариф шартларын берьяклы рәвештә үзгәртү законлы.
фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев