Акча урлаган өчен җәза алган
Тәтеш районы суды шәһәрдә яшәүчене акча урлаган өчен хөкем иткән.
Үткән елның августында 44 яшьлек Л., исерек хәлдә, шәһәр кибетләренең берсендә, кибет хезмәткәрләре һәм чит кешеләр булмаудан файдаланып, кассадагы картон тартмадан 51 900 сум акча урлаган. Җинаять кылган урыннан хатын-кыз качып киткән.
— Суд утырышында Л. үз гаебен тулысынча таныды. 2023 елның 17 августында аның спиртлы эчемлекләр кулланып кибеткә кергәне, эчтә беркем дә булмаудан файдаланып, касса янындагы тартмадан акча алып киеменә яшергәне һәм чыгып киткәне ачыкланды. Акчаның бер өлешен ул якындагы кибеттә сарыф итә, 3000 сумны полиция хезмәткәрләре алып, зыян күрүчегә кайтара. Күпме акча урлаганын ул белми. Аннан алынган өч мең сумнан тыш, зыян күрүчегә башка акча кайтармаган. Якын арада барысын да түләргә вәгъдә итә. Бу эше өчен бик нык үкенә, — дип хәбәр итә ТРның Тәтеш район суды хезмәткәрләре.
Тәтеш район суды карары белән Л. РФ Җинаять кодексының 158нче маддәсенең 2нче өлешендәге «в» пунктында каралган җинаять кылуда гаепле дип табылган, аңа РФ Җинаять кодексының 73нче маддәсен кулланып, бер ел сынау срогы белән шартлы рәвештә 1 елга ирегеннән мәхрүм итү төрендәге җәза билгеләнгән.
Хөкем карары законлы көченә кергән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев