Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

«Әкият» балалар бакчасында «Ретро яңа ел уенчыклары» экспозициясен булды

Балалар бу күргәзмәдәге уенчыкларга бик кызыксынып карадылар.

Яңа ел алдыннан «Әкият» балалар бакчасы балалары әти-әниләре белән бергә «Ретро яңа ел уенчыклары» темасына гаҗәеп музей экспозициясен булдыруда катнаштылар.

Ул чыршы уенчыкларына һәм Советлар Союзы чорындагы башка элекеге Яңа ел бизәкләренә багышланган иде. Күргәзмәне күргән һәркем аның төрлелегенә карап сокланды! Балалар бу күргәзмәдәге уенчыкларга бик кызыксынып карадылар, әби – бабайлары чорында булган уенчыклар белән таныштылар. Ә өлкән буынның кызыксынуы күбрәк сагыну хисе белән бәйле иде, чөнки  шушы чыршы уенчыклары аларга уникаль булган вакытларны искә төшерде. Күпләр, чыршыга янына килеп, дулкынланып: «минем дә шундый шарым бар иде, ә мин мондый уенчыкны хәтерлим, ә минем әле дә шундый ук чыршы гирляндаларым сакланып калды! " - дип хәтирәләре белән уртаклаштылар. Күргәзмәнең олыларга  кыска гына вакытка булса да, балачакның тылсымлы  дөньясына кайту, күңелләрдә бәхетле хатирәләрне җанландыру мөмкинлеге бирүен күрү  безне бик сөендерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев