Алабирде урта мәктәбендә “Мәктәпнең алтын фонды” кичәсе узды
Мәктәп директоры Ваһап Юныс улы Гарифуллин ихластан горурлану сүзләре белән мәктәбебез укучыларын котлады.
(Тәтеш, 28 март, “Тәтеш таңнары”). 26нчы март көнне Алабирде урта мәктәбендә үткәрелгән матур чара – “Мәктәпнең алтын фонды” кичәсе күпләрнең хәтерендә озак сакланыр.
- Алабирде мәктәбе үзенең батырларын хөрмәтләде. Әйе, уку батырлары - олимпиада җиңүчеләрен, призерларын шулай дип атыйсы килә.
Мәктәп директоры Ваһап Юныс улы Гарифуллин ихластан горурлану сүзләре белән мәктәбебез укучыларын котлады. Әти-әниләр исемегә Рәхмәт хатлары тапшырды, - дип уртаклашты мөгаллимә Әлфия Заһидуллина. - “Нур” агрофирмасы җитәкчесе Радик Галимҗан улы Нургалиев укучыларга белем дөньясында тагын да югарырак уңышлар яулауларын теләп, кыйммәтле бүләкләр тапшырды. Балаларның шатлыклы йөзләреннән зур рәхмәт сүзләрен укып була иде. 23 бүләкләнгән укучы арасыннан Шәйхетдинова Әдилә - дүрт, Гыйниятова Фирүзә, Сәйфуллина Илүзә һәм Шәрәфиева Рүзинә өчәр фәннән җиңүче һәм призер булдылар.
Укытучылар әйтүенчә, республика призерлары булып кайткан Шәйхетдинова Әдилә, Гыйниятова Фирүзә һәм Заһидуллина Алияне уңышка ирешүләре аеруча да сөендерә.
Рәхмәт сезгә, укучылар! Киләчәктә дә зур җиңүләр, иҗади уңышлар телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев