Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Алар – безнең хәтердә!

3 декабрь – Сугышчан дан көне – Билгесез солдат көне.

(Тәтеш, 3 декабрь, “Тәтеш таңнары”, Мәдинә Ибәтуллина). 

Дата очраклы гына сайланмаган. Бу көнне, 56 ел элек, Мәскәү янында немец гаскәрләрен тар-мар итүнең 25 еллыгын билгеләп үтү уңаеннан, Мәскәү Кремле диварлары янында билгесез солдат җәсәде тантаналы рәвештә җирләнелгән, ул анда Ленинград шоссесының 41нче чакрымында урнашкан совет сугышчыларының туганнар каберлегеннән күчерелгән. Һәлак булучыда шәхесен рас­лау­чы документлар булмаган. Туган җирләренең азатлыгы өчен һәлак булган, билгесез калган миллионлаган сугышчыларда да мондый документлар булмаган.

Ару-талуны белмәүче эзтабарлар геройларның – Ватаныбыз сак­чы­ларының исемнәрен ачык­лау белән шөгыльләнүне бүгенге көндә дә дәвам итәләр. Мәскәү янындагы туганнар каберлегенә билгесез югалучылар булып саналган якташларыбыз: Келәштән Нәбиуллин Хәсән, Бакырчыдан Садыйков Гайсә күмелүе эзтабарлар тарафыннан күптән түгел генә ­ачыкланган. Мәскәү Кремле диварлары янында аларның берәрсе җир­лән­гәндер, мөгаен. 

Мемориал – туганнарының кай­­­да җир­ләнүен белмәгән ке­­ше­­ләр өчен әтиләрен, ­абый­­ларын, ир­ләрен хөрмәт бе­лән искә алырга килә торган урынга әйләнгән.
Безнең Тәтеш районында да “Билгесез солдат” һәйкәле бар. Ул Нармонка авылында ­урнашкан. 

– Һәйкәл Җиңүнең 35 еллыгына “Новый мир” колхозы акчасына куелган. Аны заказ буенча Грузиядә ясатканнар, ә биредә җыйганнар, – дип сөйли авыл китапханәчесе Людмила Шлячкова. – Ул известь катнашмасыннан, өслеге алтынсу төстәге буяу белән сиптереп ясалган. Солдат уң кулы белән аягы янында урнашкан венокны тотып тора, ул ә сул кулында – каска, муенында – корал. Аның өчен бетон пос­таментны сугыш ветераннары үзләре ясаганнар. Һәйкәл өчен авыл үзәгендә иң яхшы урынны сайлаганнар, янәшәдә колхоз идарәсе, авыл Советы, клуб, китапханә, мәктәп, балалар бакчасы, ашханә урнашкан, якында гына – күл. Һәйкәл ачылган көнне сугыш ветераннары һәм тыл эшчәннәре һәлак булган авылдашларын күз яшьләре белән искә алганнар. Нармонкада яшәүчеләр өчен бу аеруча да хөрмәтле урын. Безнең авылдан фронтка 166 кеше киткән, шуның 63е һәлак булган.  

– Ил территориясендә яки аннан читтә хәрби хәрәкәтләр барышында һәлак булган, исемнәре билгесез калган сугышчыларның үлемсез батырлыгы турындагы истәлекләрне без сакларга тиеш. Балалар – үсеп килүче буын – Ватаныбызны саклаган, ләкин билгесез булып калган батырларны хәтерләсен өчен, безнең мәктәптә тематик чаралар уздырыла, – дип уртаклаша Нармонка мәктәбенең тарих укытучысы Анна Кавина. – Без илнең үткәндәге тарихы, 1941-1945 еллардагы вакыйгалар, Бө­ек Ватан сугышында катнашкан якташларыбыз турындагы белемнәрне тирәнәйтәбез һәм баетабыз. Һәйкәлләр яу кырыннан әйләнеп кайтмаган һәм тылда Җиңүне якынайтырга ярдәм иткән кешеләр алдында үз бурычыбызны тою мөмкинлеген бирә. Шуңа күрә ел саен, яз һәм көз айларында, мәктәп укучылары белән Билгесез солдат һәйкәленең тирә-юнен тәртипкә китерәбез, чүп үләннәрен җыеш­тырып алабыз, гирляндалар куябыз. Еллар узачак, буыннар алмашыначак, ә ветераннар турындагы истәлекләр сакланып калачак һәм буыннан-буынга тапшырылып барачак.

Хәбәрсез югалучылар, туганнар каберлекләрендә билгесез буларак җирләнүчеләр – аларның барысы да үз иленең геройлары – кешеләр хәтерендә яшиләр. Һәм Билгесез солдат көнендә – Ватан азатлыгы өчен сугыш фронтларында һәлак булучыларның һәммәсенә дә без барыбыз да баш иябез.

фотоны Людмила Шлячкова тәкъдим итте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев