Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Алар Сталинград өчен сугышкан

1975 елгы газета төпләмәсендә без Бөек Җиңүнең 30 еллыгына багышланган материаллар күп таптык, алар арасында Сталинград сугышында катнашкан Илья Торгайкин белән Юрий Павлов турында да мәкаләләр бар.

Ул җиңү парадында катнашкан

Илья Торгайкин Иоково авылында туып үсә. Әтисе, улын да күрмичә, гражданнар сугышында һәлак була. Авыр елларда яшь балалары белән калган анага бик кыенга туры килә. Гаилә бераз аякка баскач, Бөек Ватан сугышы башлана. 

20 яшьлек Илья ул вакытта армиядә була. Башка сугышчылар белән бергә аны махсус артиллерия мәктәбенә укырга җибәрәләр.
Алты ай сизелмичә дә үтеп китә. Менә беренче сугыш. Бу 1942 елның февралендә Сталинград янында була. Взвод командиры белән бергә Илья күзәтү өчен позиция сайларга китә һәм кинәт өсләренә ут ява башлый. Алар өч сәгать буе башларын да күтәрмичә яталар. Бары тик караңгы капкач кына үз окопларына кайта алалар. Шәһәр өчен барган сугышлар көне-төне тынмый. Кисәтү посты начальнигы булган Илья үз эшен төгәл башкара. 

Мәскәү, Латвия, Литва, Көнчыгыш Пруссия — Илья Григорьевич Торгайкин күңелендә бу исемнәр совет халкы фашизм белән сугышкан авыр көннәрне хәтерләтә.

Сугышның соңгы көнен ул Кенигсберг тирәсендә каршылый. Тиздән барлык фронт полклары Җиңү парадына җыела башлый. Балтыйк буе полкы составына Илья Григорьевич та эләгә. Алар башкалага иртәнге 4тә киләләр. Җиңүчеләрне Мәскәү шатланып каршы ала. 

— Данлы армиябезнең башка вәкилләре белән беррәттән Кызыл мәйдан буйлап атлаганда мин зур шатлык, горурлык һәм канәгатьләнү кичердем, — дип сөйли Илья Григорьевич.

Әйе, бу беркайчан да онытылмый. Миллионлаган кешеләр данлы тантана көненә кадәр яши алмадылар. Элекке фронтовиклар һәлак булган иптәшләре кабере янында һәрвакыт башларын иячәкләр.

Туганнар каберлегендә җирләнгән

1939 елда Тәтешнең 1нче урта мәктәбен тәмамлаган Юрий Павлов Казан авиация институтына укырга керә, ә соңрак Казан пехота училищесына күчә. Бер елдан соң ул укуын тәмамлый. Аңа бер айлык отпуск бирәләр, ләкин ул ял итә алмый, икенче көнне сугыш башлана, һәм коммунист Павлов билгеләнгән урынга китә. Аннан аны фронтка җибәрәләр.

Акыллы, кыю лейтенант төрле урыннарда сугыша, батырлык, кыюлык үрнәге күрсәтә. 

Ул Ростов өлкәсеннән хатлар яза, соңгысында Сталинград янындагы бәрелешләрдә катнашканын һәм дошман белән соңгы тамчы канына кадәр сугышачагын хәбәр итә.

1942 елның 23 октябрендә немец солдатлары белән каты бәрелештә лейтенант Илья Павлов батырларча һәлак була. Ул Волгоград өлкәсенең Хлебное утары янында туганнар каберлегендә җирләнә. Каберенә истәлек язуы куела.

Юрийның әнисе Анастасия Васильевна бу утарга бара. Аны җирле мәктәп пионерлары каршы алалар, каберне ничек караулары турында сөйлиләр, «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән коммунист лейтенантны һәрвакыт истә тотачакларына ышандыралар. Солдатның әнисе мәктәпнең барлык пионерларына һәм укытучыларына кайгыртулары өчен бик зур рәхмәт белдерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев