Реклама
Җәмгыять
Алда – искиткеч ачышлар
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә уза торган “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” хәйрия акциясе кысаларында Тәтеш татар урта мәктәбе базасында тантаналы чара булды.
(Тәтеш, 15 август, "Тәтеш таңнары", Галина Таҗетдинова (автор фотосы) ). Балалар матур итеп бизәлгән залга бик әһәмиятле вакыйга шатлыгын бүлешергә теләгән әти-әниләре, тәрбиягә алучылары, әбиләре белән килде. Балаларга өстәмә белем бирү үзәге хезмәткәрләре булачак беренче сыйныфларга уен төрендә “имтихан” үткәрделәр. Балалар укырга теләүләре, сыйныфташлары белән дуслашачакларын, барлык әсбаплары, дәфтәрләренең һәрвакытта тәртиптә булачагы белән уртаклаштылар. Себеркегә утырып килгән Убырлы Карчык балаларны укудан берничек тә үгетләп кала алмады, ә аның портфельдә ниләр салынуы хакындагы сорауларына алар дөрес җаваплар әйттеләр. Йорт иясе Кузяны да булачак укучылар күңелле тыпырдаулары һәм алкышлары белән гаҗәпкә калдырдылар, ул шулай ук алар белән игътибарлы уенында катнашты. Балалар әкият геройларына үзләренең мәктәпкә барырга әзер икәнлекләрен расладылар.
Район башлыгы Рәмис Сафиуллов, район башкарма комитеты мәгариф бүлеге белгечләре, район педагоглары балаларны тәбрикләргә һәм аларның укуга омтылышын хупларга дип килде. “Сез инде укучылар булдыгыз диярлек, – дип мөрәҗәгать итте Рәмис Хатыйп улы яшь тәтешлеләргә. – Сезне алдагы тормышта иң яхшы, иң искиткеч ачышлар һәм камилләшү еллары көтә. Яңа белем алуга омтылыгыз, яхшы билгеләр алыгыз, ә без барыбыз да сезнең казанышларга һәм уңышларга сөенәчәкбез!”
Һәм менә түземсезләнеп көтеп алган мизгелләр җитте: булачак беренче сыйныфларны сәхнәгә чакырдылар, һәм район башлыгы һәркайсына яхшы билгеләренә генә укуларын теләп, яңа сумкалар өләште. Балалар яктырткыч әйберләр беркетелгән матур портфельләрне кулларында нык тотып, горурлык белән сәхнәдән залга карадылар.
Олытарханлылар Гөлфия һәм Җәдит Хәяровлар кызларының беренче сентябрьне зарыгып көтүен уртаклаштылар. “Мин инде укый беләм, – дип хәбәр итте Айсылу, – ә минем олы апам Алсу бишлегә генә укый, ул миңа дәресләр әзерләргә булышачак”.
Тәтешлеләр гаиләсендә быел берьюлы ике сабый – игезәкләр Владислав белән Ярослав Есауленколар беренче сыйныфка барачак. “Өч кызымның барысы да бишлегә укыды, – диде малайларның әбисе Галина Ерастова. – Аларны үрнәк итеп куям һәм балалар үз әниләрен кыен хәлгә калдырмасыннар өчен үгет-нәсыйхәт бирәм”.
Педагоглар да дулкынлана. “Быел миңа 24 укучы киләчәк, – ди 1нче урта мәктәптән 40 еллык стажы булган мөгаллимә Людмила Долгова. – Аларның яртыдан күбесе укый белә, исәпли ала, укыячакбыз, үсәчәкбез һәм тату коллектив булачакбыз”. Тәтештәге 2нче урта мәктәптән Татьяна Ислюкова сыйныфында 14 бала булачак: “Минем малайларым һәм кызларым активлар, җитезләр, алар укуда да, иҗатта да, спортта да шундый булырлар дип өметләнәм”.
Булачак беренче сыйныфлар бүләкләрне зур сөенеч белән карадылар һәм залдан чыгып киткәндә рюкзакларын киеп, үзләрен чын мәктәп укучылары кебек хис иттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев