Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Алдакчылар пенсия фонды исеменнән пенсионерларны алдауның яңа ысулын уйлап тапкан

Алдакчылыкның яңа төре барлыкка килгән, нинди дә булса хроник чирләре булган пенсионерлар аның әсирлегенә төшәргә мөмкин.

(Тәтеш, 13 сентябрь, "Тәтеш таңнары"). Россия пенсия фондының рәсми сайтына туры китереп ясалган ялган сайтта буыннар дәвалар өчен дару препаратлары турындагы игълан мәгъ­лүматы урнаштырылган. Алдакчылар респуб­ликабыз гражданнарын ялгыш фикергә этәреп, Дәүләт Думасы мондый препаратны бушлай бирү хакындагы канун кабул итте, дип яза. 

“19.08.2019 елдагы өченче укылышта пенсия фондына РФның 55 яшьтән өлкән барлык гражданнарына буыннарны дәвалау өчен ташламалы препарат таратуга квота бүлеп бирүне йөкләүче канун кабул ителде”. Мондый карарның инициаторы – Казан шәһәре пенсия фонды идарәсе начальнигы Стриженова Галина Алексеевна.

“Пенсия фонды бүлеге Казан шәһәре буенча РПФ идарәсе начальнигының фамилиясе, шулай ук башка мәгълүматларның ялган булуына игътибарны юнәлтә. РПФ белгечләре бернинди товарлар да тәкъдим итми һәм игъланнар бирми”, – дип билгеләп үтте ТР буенча РПФ Идарәчесе Эдуард Вафин.
Татарстанлылар уяу булсын һәм алдакчылар ­кармагына эләкмәсен иде.      

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев