Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Алдакчылар ятьмәсенә барыннан да ешрак утыз яшьтән узган татарстанлылар килеп каба

Янәсе дә банкның куркынычсызлык хезмәткәренең шалтыратуы – иң киң таралган алдакчылык төренең берсе

(Тәтеш, 26 май, “Тәтеш таңнары”). ТР буенча эчке эшләр министры урынбасары Владимир Изаак мәгълүматлары буенча, алдакчылар ятьмәсенә еш кына республикада яшәүче утыздан узган кешеләр эләгә икән. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

“Алдакчылык очракларына нәтиҗә ясау шуны күрсәтә, кырыкалдарлар кармагына барыннан да бигрәк 30 яшьтән өлкәнрәк кешеләр килеп каба. Әлеге яшьтәге алданган кешеләрнең исәбе 40 проценттан артык тәшкил итә”, – дип хәбәр иткән ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Владимир Изааак.

Банкның куркынычсызлык хезмәтендә эшләүче буларак шалтыратулар, янәсе дә кемдер счетка акча күчерергә яисә алырга омтылуы турында хәбәр итүләр –  алдашуның иң киң таралган төре.

Министр урынбасары республикада яшәүчеләрне уяу булырга һәм банк картасының мәгълүматларын, аеруча да картаның икенче ягында күрсәтелгән СVV-код – өч санны беркемгә дә хәбәр итмәскә чакыра.

Исегезгә төшерәбез, Тәтеш районында яшәүче хатын-кыз шушы араларда алдакчылар кармагына эләккән. Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы бүлегенең кизү частенә 1953 елгы тәтешле ханым үзенең банк картасыннан билгесез кешенең законсыз рәвештә 3 мең сум акчасын алуын хәбәр иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев