Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Алкоголь базарындагы хәлләр – контрольдә тотыла

Тәтеш районында алкогольле һәм спиртлы продукцияләрнең законсыз әйләнешен ачыклау һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссия утырышлары ай саен уза.

(Тәтеш, 13 февраль, “Тәтеш таңнары”). 

Район башкарма комитеты җитәкчесе Аркадий Семенычев рәислегендә үткән чираттагы утырышта комиссия әгъзалары, авыл җирлекләре башлык­лары, контрольлек итүче органнар, федераль һәм җирле сәүдә челтәрләре, башка тармактагы кызыксынган затлар катнашты.
Утырыш барышында районның алкоголь базарының торышы хакындагы мәсьәләләр ­каралды, 2021 ел нәтиҗәләре анализланды.

Эшкуарларга алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә сатучыларның гамәлдәге законнарны үтәвен контрольдә тотуны көчәйтергә кирәклеге тәкъдим ителде. 
Киңәшмә нәтиҗәләре буенча тиешле йөкләмәләр бирелде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев